Хатын-кызларга Аллаһыбыз тарафыннан гаилә учагын сүндермичә саклау, нәселне дәвам итү бурычы йөкләнгән. Бөтендөнья татар конгрессы каршында 1990 елда оештырылган “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы нәкъ шуны саклап калырга тырыша да. Әле быел апрель аенда гына Җир шарының барлык кыйтга һәм илләреннән 500 хатын-кызны җыеп IV форумнарын уздырып, милли-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү, мәгариф өлкәсендә милли тәрбия, әлеге өлкәләрдә кулланышта булган яңа проектлар хакында бәйнә-бәйнә сөйләшкән-фикер алышканнар иде.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым, референдум сүзләренә инде күптән күнегеп бетте. Республикабызда 2004 елның 24 мартында кабул ителгән “Җирле референдумнар турында”гы карар районыбызда да бүгенге көнгәчә нәтиҗәле тормышка ашырылып килә.