АКЧА ӨСТӘЛГӘЧ, ОТЫШЛЫ

2016 елның 14 октябре, җомга

Авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым, референдум сүзләренә инде күптән күнегеп бетте. Республикабызда 2004 елның 24 мартында кабул ителгән “Җирле референдумнар турында”гы карар районыбызда да бүгенге көнгәчә нәтиҗәле тормышка ашырылып килә.

Референдумда халык үз фикерен әйтеп, үзара салым акчасын нинди максатларга тотарга кирәклеген үзе билгели һәм аларның үтәлешенә гомуми җыелышларда хисап тотыла. Бу нәүбәттән җирлегебездә эшне яхшы оештырган авыл биләмәләрен шактый санап булыр иде, әмма газетабызның бу санында Югары Стәрле мисалына гына тукталырга булдык. Аларда элеккеге елларда халыктан җыелган акчаның нинди эшләргә тотылуы хакында биләмә башлыгы Лилия Сабирҗанова безгә түбәндәгеләрне җиткерде:
– Үзара салым акчасы авыл җирлегендәге мөhим  мәсьәләләрне хәл итүдә бик нык ярдәм итә. Татарстан хөкүмәтенең җыелган акчаның бер сумына дүрт сум кушып ярдәм иткән субсидияләре белән бу бигрәк тә отышлы. Безнең Югары Стәрле авыл җирлегендә 2015 ел өчен халыктан җыелган үзара салым акчасы субсидия белән бергә 452 мең сум тәшкил итте. Әлеге акчалар бөтен халык, авыл җирлеге Советы карары белән кабул ителгән шактый гына эшләрне башкарырга ярдәм итте: биләмә җирлегендәге авыллар эчендәге юллар ремонтланды, зиратларда зур булып үскән, картайган агачлар киселде, чистартылды, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары да яңартуны сорый иде – янгын сүндерү өчен су җайланмасы а лынды, йортларга номерлар куелды. Ә инде быел җыелган салым акчасы зиратны ихаталап алу, юлларны һәм депо бинасын ремонтлау кебек мөһим чараларга тотылачак.
Авыл җирлегендә башкарылган бу эшләрдә, уртак проблемаларны хәл итүдә халыкның үзенең дә өлеш кертүе, активлыгы – ул шул ук төзекләндерелгән юлларны, корылмаларны, социаль объектларны һәркемдә үзенең дә милке итеп карауга, хуҗаларча мөнәсәбәт булдыруга этәрсә, икенче яклап, хөкүмәтнең, җитәкчеләребезнең дә авыл җирлекләренә булган игътибар - ярдәмен тою күңелләрдә канәгатьләнү хисләре уята. Барыбызның да теләк бер генә: авылларны яшәтү, үстерү максатында кабул ителгән иҗтимагый әһәмияткә ия бу программа
алга таба да эшләсен, гомерле булсын, шул гына.
Лилия Сөләйман кызы бәян иткәннәрне Югары Стәрле биләмәсендәге авылларга барып чыккан һәркем үзе күрә торгандыр. Әнә шулай торган җиребезне төзек, матур итүдә, яңартуда бергәләп өлеш кертү кешеләрне дә бердәм, хуҗаларча карашлы итә, ә инде салымның “дүртләтә” отышлы булуы турында әйтәсе дә юк.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International