Оренбурда – “Калфак туе”

2016 елның 14 октябре, җомга

Хатын-кызларга Алла­һыбыз тарафыннан  гаилә учагын сүндермичә саклау, нәселне дәвам итү бурычы йөкләнгән. Бөтендөнья татар конгрессы  каршында 1990 елда оештырылган “Ак калфак” бөтендөнья татар ха­тын-кызлары иҗтимагый оешмасы нәкъ шуны саклап калырга тырыша да. Әле быел апрель аенда гына Җир шарының бар­лык кыйтга һәм илләреннән 500 хатын-кызны җыеп  IV форумнарын уздырып, милли-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү,  мәгариф өлкә­сендә милли тәрбия, әлеге өлкәләрдә кулланышта булган яңа проектлар хакында бәйнә-бәйнә сөйләшкән-фикер алышканнар иде. 

Озак та үтми Биектауда, Азнакайда, Яшел Үзәндә, Балтачта, Актанышта   оештырылган  утырышларда да  сүз аларны ничек  итеп тормышка ашыру  хакында барды, аларның  үтәлешенә бәя бирергә тырышылды.  22-23 сентябрь  көннәрендә  Татарстанның берничә районыннан,  Башкортстан, Удмуртия, Самара, Пенза, Киров өлкәләрен­нән, Премь краеннан,  Кыргызстан, Казакъстаннан милләт дип янып йөрүче иң  булдыклы һәм актив  ханымнар  “Ак калфак” оешмасы җитәкче­се Кадрия Идрисова җитәк­челегендә 60 меңләп татар яшәүче Оренбург каласына  (ә бире­дә барысы  600 мең чамасы  кеше яши)   янә күчмә утырышка җыелды.
 
Саба – Сәит (Сәгыйть) бис­тәсе – Татар Каргалысы
Оренбург өлкәсендә 5000 мең кеше яшәүче татар авылы барлыгы турында ишетеп белә идек. Узган ел биредә VI Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе үткәрелүеннән дә хәбәр­дарбыз.  Белү бер нәрсә, ә менә 272 еллык тарихы булган ул авылны үз күзләрең белән күрү, аның нәкъ Саба, Кукмара, Мамадыш яклары кешеләре кебек йөз чалымлы, аларча саф татарча һәм  тәмле  итеп,  иң мөһиме - бер генә рус сүзе дә кыстырмыйча  сөйләшүче  ке­ше­ләре белән аралашу,  борынгы  таш йортларның фрагментларын, сәүдә рәт­ләрен,  таш коймаларны, Куш Манара мәчетен, 23 гектар  мәйдан  биләүче борынгы зиратны (анда каргалылылар  бернинди агач та, куак та үстерми, кылганнар арасында бары меңләгән кабер ташлары гына,  менә бу татар зираты – безнең тарих дип , әллә кайдан үзенә чакырып тора) үз күзләрең белән күрү   бөтенләй башка икән.  Бу ядкарьләрне авыл халкы  карап, саклап тора икән. Клублары гөрләп эшләп тора. Анда дистәлә­гән коллектив татар мәдә­ниятен, фольклорын  саклау, үстерү белән мәшгуль.  Мәктәпләренең эче-тышы күз явын алырлык. Өч катлы бу бинада  500 гә якын бала укый диделәр. Балалар саны арта башлагач (узган ел гына авылда 100 бала туган), тагын бер бинаны  мәктәп өчен төзәтеп-җай­лаштырып яталар.

Әллә ничә мәртәбә яу чабып та Урта Азияне яулап ала алмагач, XVIII гасырда Елизавета патшабикә Россия белән Урта Азия арасында  сәүдәне  җанландыру җәһәтеннән Россиянең Казакъстан чикләренә казакъларга  диннәре, телләре белән якын булган  Казан татарларын күчереп утыртырга карар кыла.  1745 елда  патшабикә указы ниге­зендә   бирегә Саба сәүдә­гәре  Сәгыйть Хәялин  җи­тәк­челегендә 173 гаилә  күчеп килә.  Алар  пат­ша­бикә алдына үз шартларын да куялар: авыл өчен җир бүлеп бирергә, ир-егетләр­не мәҗбүри солдат хезмә­теннән азат итәргә, мәчет­ләр төзергә һәм үз дин­нәрен тотарга. Шулай итеп Сакмар елгасы буенда Сәгыйть бистәсе барлыкка килә. Аннары ул ни өчендер Сәит бистәсе дип йөртелә башлый (хәтта шәһәр статусында да   булып  ала), соң­рак Татар Каргалысы дип атала башлый.   Биредә базар  шулкадәр көчле гөр­ли: XIX гасырларда  авылда 3361  сәүдәгәр теркәлгән  була. Ул елларда, мәсәлән, Уфада – 30, Минзәләдә 18 сәүдәгәр  генә була.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, XIX гасырларда биредә 13 мең кеше яши, 10 мәчет, алар каршында мәдрәсәләр эшли. Барысы да сәүдәгәрләр – байлар акчасына. Шушы авыл бае Әхмәт Хөсәенов  үзе генә дә  60  мәчет, мәдрәсә салдыра, хәтта чиркәүләр төзергә ярдәм итә. Оренбурдагы атаклы “Хөсәения” мәд­рәсәсе дә аныкы. Гомумән, анда Әхмәт бай һәм аның энекәшләре  салдырган  йортлар әле шактый, һәм бүген дә архитектура ягыннан да, ныклык буенча да аерылып торалар. 

Авылның бүгенге гаярь егетләре дә алар үрнәгендә яши. Каргалының  тарихи ике мәчете: Куш Манара, Ак мәчет һәм  авыл эшмәкәр­ләре акчасына торгызылган Ас-салям алар акчасына яши. Бергәләшеп  “Нур” мө­селман мәдәни-мәгариф  үзә­ген төзеп бертереп ки­ләләр. Анда бик шәп спорт мәйданчыклары да, балаларга  заманча уен мәйдан­чы­гы да бар. Ә авылдагы йортларның бик күбесе нәкъ Казан яны бис­тәлә­рен­дәге  кебек икешәр-өчәр катлы.

Каргалының булган егет­ләреннән саналучы Әнвәр Искәндәров, Ринат Туйгуновлардан бер­дәм­лек­ләренең серен сорагач, алар  бик гаҗәпләнде. “Башкача була да алмый. Аерылганны аю ашар, диләр бит, ә безгә биредә бигрәк тә бер­дәм булып яшәргә кирәк, – диде Әнвәр Искәндәров. – Өч мәчет каршында өч мәхәллә бар. Һәр җомга саен аларда 10-15 эшмәкәр җыелып якын арада ниләр эшләргә кирәклеге, кем нәрсә эшләячәге  хакында фикер алышабыз, планнар  корабыз. Безнең бабайлар беркайчан да кул сузып дәүләт каршына бармаганнар, барысын да үзләре булдырганнар. Без дә шулар үрнәгендә яшәргә тырышабыз. Кайчак өч мә­хәллә химаячеләре арасында ярышып эшләү дә булып ала. Ә ул файдага гына”.

Каргалыда безне күп нәрсә сокландырды. Әмма иң гаҗәпләндергәне авыл җирлеге башлыгы Тәлгат Хәсәнов  җитәкчелегендә химаяче(!) һәм  депутат(!)  егетләрнең  безне (ике көн  шушы авылда яшәдек)  аягү­рә басып ашатулары булды. Әйе-әйе, сыйлаулары гына түгел, нәкъ менә ашатулары.  Без өстәл артында, ә алар йөгерә-йөгерә  безгә аш, бәлеш, чәй ташый. Араларында бер генә хатын-кыз да юк, бары - егетләр! “Бездә гадәт шулай”, - диделәр.  Икенче гаҗәпләр­дергән нәрсә, балаларны мәктәптә һәркай­дагыча “Рә­хим итегез!” шигаре тү­гел, ә ”Уңышлар си­ңа, укучым!” дигән сүзләр каршы ала.  

“Хәләл” ханымнар

Кайбер вакытта   язучылар, журналистлар, җәмә­гать эшлеклеләре  белән сөйләшкәндә, аккалфаклылар хакында  еш кына тәнкыйть сүзләре  ишетергә туры килә. Янәсе, үз тирә­ләренә әбиләрне, өлкән яшьтәге апаларны җыеп, калфаклар кидергәннәр дә, һаман  да шул бер сүз:  телне сакларга кирәк дип кайгырышалар, җыр-моң, дин белән мавыгалар,  ә маң­кортлашып баручы, эчүче­леккә, наркотикларга бире­лүче  яшьләр турында уйламыйлар,  кайгыртмыйлар, үз тирәләренә яшьләрне җыймыйлар, диләр. Калфак киеп кенә милләтне  милләт итеп саклап калып  булса иде ул, диләр. Андый вакытта мин, соң, җаныкайларым, үзе­безнең балаларыбыз, оныкларыбыз  рәхәтләнеп татарча  сөйләшмәгәнгә,  укы­­маганга, әкият-риваять­лә­ребезне, халык җыр­ларын, әби-бабаларыбыз, үзебез уйнап үскән уеннарны, ике-өч буын әби-бабаларын да   белмәгәнгә  алар гаеплемени, дип ­бәхәс­ләшеп китәм. Шушы әби-апалар яшьрәк­ләрне “уятса”,  алары  үз балаларын үзебезнең телдә укырга, аралашырга өйрә­теп, үз йола, гореф-гадәт­­ләребез, моңнарыбыз  ни­гезендә тәрбияли башлар иде, дим. Ә калфак ул милли киеме­безнең  гүзәл бер бизәге, бу очракта  – символ, дим.

Оренбург белән танышып йөргәндә  дә әнә шул калфак  аркасында кызык кына хәл булып алды.   128 милләт   вәкилләре яшәүче  Оренбург өлкәсенең башкаласында – шәһәрнең үзә­гендә  “Милли авыл”  дип аталучы мәдәни комплекс бар. Анда унлап  милләтнең утары  – “Тарих һәм мәдә­ният музее”   урнашкан.  Янә­шәсендә шул милләтнең милли ашлары рестораны. Шулар арасында татарныкы да бар. Ни кызганыч, татарларның “Тарих һәм мәдәният музее” урнашкан ул йорт тышкы яктан караганда башка халыкларныкыннан нык калыша. Хәтта милләт өчен оят булып,  йөрәк чәнчеп куйды. Дөрес, ансы, эче тулы хәзинә аның.

Менә шул паркта йөр­гәндә, яшь кенә бер пар без­нең  калфаклы ханымнарга   карап “хәләл” дип куйды.  Аны алар шулкадәр соклану белән әйттеләр,  без моны татар милләте һәм аның хатын-кызларына олы хөрмәт дип кабул иттек.
Милли гамь шулай уяна...
Икенче көнне Мирхәй­дәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма  театрында  узган   Бөтенроссия  татар хатын-кызларының күч­мә  утырышында да шушы хис  хөкем сөрде. Оренбург­ның кайсы гына төбәген алма – татар һәркайда яши икән.  Өлкәдә  70 ләп татар авылы бар. Күбесендә, шул исәптән Каргалыда да,  атнага өчәр сәгать татар теле укытыла, диделәр. Ә җыен­га  өлкәнең 13 районыннан килгән татар ханымнары  бар да татарча сөйләшә. Аралашканда һәммәсе үз авылы, аның атаклы кеше­ләре хакында сөйләп калырга тырыша.

Илек районынның Түбән күл авылы кызлары  да авылда 1700 кеше яшәве, халыкның мул тормышлы булуы, мәчетләренең беркайчан да буш тормавы белән мактанып алдылар.  Ерак бабалары Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы), Көек авылыннан булган  Наҗия Манасыпова – өлкәнең атаклы очучысы  икән.   Петербургта гражданнар авиациясе  академиясен тәмамлаганнан соң Орскида  АН-24 самолеты­ның командиры була ул.  Россиянең бөтен шәһәрлә­ренә дә  оча. 12 мең  очыш ясый.  Соңрак  Орен­бургта яшьләрне очыш серләренә   өйрәтә. 

Аларның  һәркайсы – уникаль шәхес. “Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасында эшләүчеләр дә, “Татарстан-Яңа гасыр” те­леканалының Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе, Каргалы кызы, шәп журналист Фирүзә Әбсәләмова да, Хөсәен Ямашев исе­мендәге китапханәдә, Муса Җәлил музеенда  хезмәт куючылар, М.Фәйзи исе­мен­дәге Татар дәүләт драма  театры коллективы да, бертуган Шакир һәм Закир (шагыйрь Дәрдемәнд)  Рә­миевларның ядкарь­ләрен саклаучылар да, Парижның мода салоннарында  кием-салымга үтә нәзберек фран­цуз ханым-туташ­ларын сокландыручы  атаклы Оренбур шәлләрен бәйләүче­ләренең һәммәсе дә. Шулар өстенә  әлеге  хатын-кызлар, үзләренең төп хезмәтлә­реннән тыш, милләтебезнең йөз аклыгын, гасырлардан килгән күркәм гореф-гадәтләрен саклаучы, алай гына да түгел, аларны барлап,  балаларына, оныкларына, яшьләргә тапшыручы Милләт аналары да бит әле.

Соңгы вакытта бу эш­ләр­нең башында  әле апрель аенда гына “Ак калфак”ны җитәкли башлаган “Оренбург шәлчеләре” предприятиесе директоры Альбина Әбсәләмова   тора. Билгеле, өлкә татарларына ул  өрфия шәлләр бәйләүче, эшлекле, чибәр, ягымлы, милләте өчен җан атып торган шәхес буларак күптән таныш.  Ә менә  өлкәдә яшәүче хатын-кызларның да иң булдыклыларын җитәкләргә алынуы - зур тәвәккәллек.  Хәер,  тәвәк­кәл булмаса,  ун еллап элек үк   үзе, әнисе, бианасы, туганнары бәйләгән  иң матур шәлләрне алып, өч баласын иренә калдырып,  Мәскәүгә – Бөтенроссия  күргәзмәләр үзәгенә чыгып китәр идемени? Һәм бөтенесен дә сатып кайта ул.  Аннары тагын бара, тагын... Екатеринбургка, Чи­лә­бе, Уфа, Санкт-Петербург, Казанга...  Аннары ,  уйлашалар да, ире Фаил белән өлкәнең иң шәп шәл бәйләүчеләрен туплап,  үз эшләрен ачарга булалар. 

Әнә шул эшләр белән йөргәндә, ул авыллар, андагы осталар, оештыру эшенә һәвәс ханым-туташлар белән таныша да. “Ак калфак”ны җитәкли башлагач,  аларны ук бу эшкә тарта. Инде  күрсәтерлек эшләре  дә бар. Өлкә татарлары арасында “Туган авылым” бәйгесе үткәреп, ул авылларга гына хас йолаларны, гореф-гадәтләрне барлаганнар. Быелгы бәйгедә 8 авыл катнашкан. Ә теләк белдерүчеләр күбәйгән, шуңа күрә аны киләсе елда да уздырмакчылар. Шунысы игътибарга лаек, бу бәйгедә күбрәк яшьләр катнашуын шарт итеп куйганнар. Оренбург ягы шәл бәйләүчеләре белән данлыклы булса да, соңгы вакытта яшьләр бу эшкә бик тартылмый икән. Шуңа да,  Альбина Фаил кызы  үзенең авыллардагы шәл бәйләүче әби-апала­рына  бу эшкә яшьләрне дә өйрәтү бурычы йөкләгән. “Безнең  әби-әниләре­без­нең  гасырлар буена  чарланган, нәфис­ләнгән бу осталыгын  һич тә югалтырга ярамый”, - ди ул.  Шуңа да өйрәтүче әби-апаларга өстәмә акча да түли икән.  

Альбина ханым  җыенда да үзенең  шәл бәйләүче мактаулы әби-апаларын  зурлап бүләкләде, башкаларга үрнәк итеп куйды.  Гомумән бүләкләр, мактау сүзләре күп булды ул көнне. Аның үзенә дә “Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары  Гөлнур Сафиуллина мәртәбәле бүләк – “Сөембикә”  беләзеге тапшырды.

Кадрия Идрисова да аларга кушылды һәм әле эшлисе эшләрнең күп булуын әйтеп, милләт алдында татар-хатын-кызының  меңләгән бурычларын    санап китте. Алар исә әле бихисап. Берьюлы барысын да эшләп тә булмый, нәтиҗәгә дә тиз генә ирешермен димә. Әмма бу эш башланды. Инде нәтиҗәләр дә күзгә күренә башлады. Иң куанычлысы, хатын-кызларыбыз уяна  (ә күбесе җиң сызганып эшкә дә кереште),  мин бу дөньяга ник килдем, үземнән соң нинди балалар, оныклар калдырам, дип уйлана башлады.
Утырышның икенче өлешендә cәхнәдә “Калфак туе” гөрләде. Сценарий  Оренбур ягыннан чыккан барлык атаклы татарларыбызны искә алу рәвешендә төзелеп, милләтебез өчен горурлану, кайберләренең ачы язмышларын искә төшереп сызлану хисләре тудырды. Казаннан Ринат Гыйләҗев җитәк­челеген­дәге “Сорнай” ансамбленең  бары халкыбыз җәүһәр­ләреннән генә төзелгән чыгышы исә нур өстенә нур булды.

Люция Фаршатова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International