Иҗат ялкынында янып

2017 елның 10 марты, җомга

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый. Бу атна башы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүрт райондашыбыз я нына барып (кайберләре авылда, төп нигезендә яши, юбилейларын бергәләп бәйрәм итәргә бу көннәрдә балалары үзләренә – Азнакайга алып килгән), аларны туган көннәре, истәлекле даталары уңаеннан котлап, күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.

Вагыйзь ага Әминов Сарлы авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән, балаларның 3се генә исән-имин үсә. Туган авылында 10 сыйныф белем ала, ФЗУга укырга керә. Сугыш башлангач, фронтка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка бара. Хәрби хәзерлек курслары үткән кече сержант Ленинград блокадасына эләгә. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен Вагыйзь Әминов Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләре белән бүләкләнә. Бәрелешләрнең берсендә каты яралана. Бик озак госпитальдә дәваланганнан соң, 1944 елның апрель аенда туган якларына әйләнеп кайта.
Казан техникумында колхоз җитәкчеләрен әзерләү курсларын тәмамлый. Аннан соң читтән торып авыл хуҗалыгы институтында агрономлыкка укый.
1948 елны авылдашы Сафура белән тормыш корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып бербер артлы балалары – Мөдәрис, Әлфия, Зөлфия, Рәфикъ, Рәфис туа.
Вагыйзь Кәрим улы гомер буе «Алга» колхозында агроном булып эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. «Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исеме дә бар.
Тормыш иптәше Сафура апа белән гомер итүләренә дә быел 66 ел тулган! Аларның куанычы, юанычы булып 12 онык һәм 17 оныкчык әби-бабайны үрнәк итеп, кадерләп яши.
Яше барса да, Вагыйзь ага бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, актив тормыш алып бара, алай гына да түгел, иҗат ялкынында яна. Туган көне белән котларга килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин аңа әле генә табадан төшкән шигырьләр җыентыгын – ветеранның үзенең иҗат җимешен тапшырып, бәйрәменә тагын да куаныч өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International