Ел эшмәкәре – 2016

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

... Әйе, бары тик көчле рухлы, инициативалы, актив, ә иң әһәмиятлесе – түзем кешеләр генә эшмәкәр булып китә аладыр ул. Бар әйбер дә кинәт кенә һавадан килеп төшми, табышлар әнә шулай югалтулар, фидакарь хезмәт белән генә яуланадыр. Аның каравы, эшмәкәр Рәфыйков бүген йорт та салган, машина да алган, уңышлы эшмәкәрлек эшчәнлеген дә җәелдереп җибәргән. Узган шимбәдә әнә шундый көчле рухлылар “Акчарлак” ресторанына, Азнакайда матур традициягә әйләнгән “Ел эшмәкәре” бәйгесенең йомгаклау тантанасына җелдылар. Бәйгенең чишмә башы 1996 елларга ук барып тоташа. Аны азнакайлылар республикада иң беренчеләрдән булып башлап җибәргәннәр иде. Төп инициаторы һәм оештыручысы эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров булды.

Эшмәкәрләр бәйрәмендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Республика «Эшмәкәрләр фабрикасы» проекты җитәкчесе Аида Төхбәтуллина, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Мөслим, Баулы, Лениногорск, Балык Бистәсе районнарыннан кунакка килгән коллегалары катнаштылар.
– Бүгенге көндә бюджет керемнәренең 25 процентын эшмәкәрләр тулыландыра, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Алар табыннарыбыз муллыгы, җиребезнең матурлыгы һәм уңайлылыгы өчен зур өлеш кертәләр, яңа эш урыннары булдыралар. Эшмәкәрләргә тагын да активрак булырга, төрле ярдәм программаларыннан файдаланырга, продукция җитештерүче яңа объектлар булдыруга игътибарны арттырырга кирәк. Үз көчләренә ышанган, тәвәккәл кешеләргә без ярдәм күрсәтергә һәрчак әзер.
Килгән кунаклар да Азнакай эшмәкәрләренең матур традицияләренә соклану белдерделәр.
– Азнакайлылар елдан-ел активлаша баралар. Килгән саен яңадан-яңа эш төрләре, яңа эшмәкәрләр белән танышам. Тәүлегенә – 24 сәгать, атнасына җиде көн эшләгән эшкуарлар өчен һәрчак горурлык хисләре кичерәм, – диде Рөстәм Латыйпов һәм бәйгедә җиңүчеләргә “Эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәтләре өчен” медальләрен тапшырды.
Яхшы уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә җөмһүриятебез, район җитәкчелегенең дә күпсанлы бүләкләре тапшырылды. Ә бүләкләрнең иң олылары алда иде әле. Кемнәр икән алар 2016 ел җиңүчеләре?
“2016 елның иң яшь эшмәкәре” булып Тымытык авылы фермеры Айнур Габдрахманов танылды. Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның фермерлар берлеге рәисе Айрат Габдрахмановның улы була инде ул. Афәрин, әтисенең йөзенә тап төшермәгән.
Түбән Якый авылында ташландык ферманы алып, тормыш иптәше белән мал асрап, терлекчелек продукциясе җитештерүче Минзилә Вафина – “Бизнес – Леди”; азнакайлыларга эремчек, катык, каймак, сөт алып килеп, көн саен сөендереп торучы Фәния Абдуллина – “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе” булып танылдылар. Ә төзелеш материаллары җитештерүче Рәмиз Рәфыйков “2016 елның иң яхшы эшмәкәре” исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә тантаналы шартларда таныклыклар һәм махсус призлар тапшырылды. Үзебезнең “Квартет” төркеме, алып баручы Эльвира Төхбәтуллина, “Гламур” шоу-балеты, җырбию – һәммәсе тантанага яңа бизәкләр өстәде. Күк йөзендә меңләгән йолдызчыклар булып фейерверклар атылды. Ә тантана әле дәвам итте. Эшмәкәрләр рәхәтләнеп күңел ачтылар, үзара фикер уртаклаштылар, алга планнар кордылар. Киләчәктә үз музейларын булдыру тәкъдиме белән дә чыктылар алар. Бик  матур һәм игелекле идея.
Бәйгене дә алга таба яңача төсмерләр белән үткәрү турында фикерләр булды.
“ЭШМӘКӘРЛӘР ФАБРИК АСЫ” – АЗНАКАЙДА
Шимбә – Азнакайда эшмәкәрләр көне булды, дисәк тә була. Бу көнне “Эшмәкәрләр фабрикасы” проекты вәкилләре Азнакайга килеп, Мәдәни үзәктә бик эчтәлекле очрашу да уздырдылар. Проект җитәкчесе Аида Төхбәтуллина, көньяк-көнчыгыш сәүдә сәнәгать палатасы җитәкчесе Рөстәм Латыйпов киләчәктә бизнес белән шөгыльләнергә теләүче өлкән сыйныф укучыларын, үз эшен яңа башлап җибәрүчеләрне бизнес серләренә өйрәттеләр. Эшмәкәр булмаган гап-гади кешене дә бик күп нәрсәгә өйрәтә торган семинар булды бу. Бактың исә, үз эшеңне ачу өчен иң беренче чиратта акча түгел, ә аралашу, ныклы белем, дөрес юнәлеш алу кирәк икән. “ Үз эшеңне ничек башларга? Аның өчен иң мөһиме нәрсә?” Әнә шундый һәм башка бик күп сорауларга җавап таптылар “Эшмәкәрләр фабрикасы”на килүчеләр.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International