Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 4 мае, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Консультация - метеорологик күренешенең 2024 елның  05 маенда  06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында  кисәтү

2024 елның   05 маенда   көндез Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-20 м/с ка кадәр көчле  җил  көтелә.

2024 елның 5 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0-5°туңдырылуы көтелә, аерым районнарда аязган вакытта -8°гә кадәр түбәнәю мөмкин.

 

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:       

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

Һавада һәм туфрак өсте катырганда халыкка киңәшләр

 Кырау аркасында авыл хуҗалыгы культураларының – чәчәкләрнең, җимеш,  көнбагыш культураларының һәм җылылык яратучы үсемлекләрнең зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта.. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң  еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне саклау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (каты гофрирланган кәгазь, пузырьчалы пленка, салам яки камыш маты). Культураларны туңудан төтен шашкалары яки төтен өемнәре ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы матдә катнашмасы белән тутырылган, ул янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен чыгара. 8-10 минутлык төтен шашкасы эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен юеш  салам, чыбык-чабык, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп - чарлары кулланыла акрын гына янып бетәчәк һәм күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны катырудан ут түгел  ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа суынырга – үз җылысын бирергә мөмкинлек бирми.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International