Атналык киңәшмәдә

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды.
Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган.
Кибетләрдән әйбер урлау, мошенниклардан каза күрү очраклары да бар.
Бүген дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган терроризм күренешләрен күреп, кем генә хафаланмый икән? Әлбәттә, тынычлык, илдәге тотрыклылык һәрберебез өчен мөһим. Экстремистлык, террорчылык мәсьәләсе агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелми калмады. ТР буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Азнакай шәһәре идарәсе начальнигы Илгиз Хәкимов җитәкчеләр алдында чыгыш ясап, районда үткәрелгән террорчылыкка каршы чараларны анализлады.
Үзенең чыгышында ул традицион булмаган исламга тартылган кешеләргә карата контрольне көчәйтүгә дә басым ясады.
– Куркынычсызлык сораулары хәзер беренче урында булырга тиеш. Террорчылык, экстремистлык гамәлләре бик еракта һәм миңа кагылмас дип, үзүзебезне юатырга ярамый. Игътибарлы, уяу һәм сизгер булырга, экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык сизелгән очракта ваемсызлык күрсәтмичә, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, – ди Илгиз Хәкимов.
Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илдар Хәйдәров узган елда башкарылган эшләргә тукталып үтте.
– Безнең эшчәнлекнең мөһим юнәлешләреннән берсе булып муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итү, аларны теркәү, шул исәптән арендага бирү һәм сатуны оештыру, җир участокларын формалаштыру тора, – ди җитәкче.
Ул шулай ук муниципаль милекне сату һәм арендага бирү җирле бюджетның төп керем чыганагы булуын да ассызыклады. Районда йорт-җирләрен теркәмәгән кешеләр белән дә нәтиҗәле эш алып барыла.
Хезмәт куркынычсызлыгы – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Районда бу юнәлештә координацион совет та эшли. Алар һәрдаим рейдларга чыгып, эш урыннарында хезмәт куркынычсызлыгын тикшерәләр. Узган атнада алар 7 объектта булганнар.
– Авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләрендә, төзелеш оешмаларында булдык, – ди хезмәтне саклау буенча белгеч Рамил Гатиатуллин. – Кимчелекләр булган оешмалар алга таба да тикшереләчәк.
Азнакайда ял көннәрендә дә спорт чаралары тынып тормый. Алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов таныштырды.
Район башлыгы үзенең чыгышында спорт чараларына җитәкчеләрне, хезмәт коллективларын күбрәк тарту кирәклеген билгеләп үтте.
Атналык утырышта районның башка иҗтимагый, икътисади мәсьәләләре турында да сүз барды, алдагы атнага бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International