Янгынга каршы көрәшергә өйрәндек

2016 елның 22 июле, җомга

       Нефть резервуарларында кабынып киткән ялкынны сүндерү җиңел мәсьәләләрдән түгел... Чөнки  резервуар паркындагы янгыннар җанөшеткеч куркыныч халәт. Нефть парлары чатнап шартлауга китерү сәбәпле, резервуар каплавычын куптарып берничә йөз метрга очырырга мөмкин. Ялкын баганасы кара төтенгә әверелеп, якында гына торган резервуарларга да куркыныч янап болыт-болыт булып һаман өскә үрмәли. Янгын белән көрәшүчеләргә дә кызуга каршы торучы костюмнарын кияргә туры килә. Янучы резервуар, кайнап торган чәйнек кебек, эчендә булган сыекча ташып, күрше резервуарларга әгәр чәчерәтергә әзер булса, янгын  олы масштабта кабынып китәргә мөмкин. Андый хәлләр булмады диярлек түгел, булды хәтта кайнап торган нефть чәчрәу нәтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр һәлак тә булдылар.

       Резервуарда чыккан янгынны сүндерү, үзенә бик күп көч, сабырлык, осталык һәм дә  җиһазландырылган янгын сүндерү техникасын сорый. Шуңа да уңышлы гына янгынны юк итү янгын сүндерүче егетләрнең тиз көйле һәм дөрес эш итүләреннән тора.

      19 июль көнне дә әнә шундый очракта үзләрен сынатмас өчен оештырылган  тәгълимәти укуда 2 отряд федераль янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең Яшләү әүвәл су ташлау җиһазы янында очраштылар. Һәр ел үткәрелә торган үзенә бер төрле булган  өйрәнүләр, ААҖ “Татнефть” предприятияләрен янгыннан саклаучы егетләрнең үз өстендә эшләп, чын һөнәр ияләре булуларын раслауда булыша. Үтеп барган өйрәнүләр күрсәткеч буларак янгын сүндерүчеләрнең осталыгын  Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү һәм  коткару буенча төп өешма  башлыгы урынбасары, эчке эшләр подполковнигы Евгений Зотин бәялеп торды. Аның белән беррәттән “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең  баш инженеры Расих Фәйзуллин да янгын сүндерүчеләрне карап торды. Азнакай нефтьчелеләренең 60 еллык юбилеена багышланган  әлеге өйрәнүләр аерым бер өлеш чыгардылар, чөнки 24 нче янгын сүндерү бүлеге һөнәр ияләре  үзләрен  “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең объектларын ялкыннан саклау өчен бар көчләрен куйганнарын күрсәтеп үттеләр.

       Алдан уйланып куелганча иртәнге уннар тирәсендә нефть кабул ителгәндә күләме 5000 кубометр булган резервуар янып китә, әлеге биремне катлауландырып уйдырма ялкынны уйлап тапкан авторлар  янган резервуарның шартлау аркасында автомат  ут сүндерү  системасын эштән чыгарылганын күрсәттеләр. Барлыкка килгән очкынны иң беренчеләрдән 6 нчы ЦДНГ мастеры Ринат Зиннуров күреп ала һәм яшен тизлегендә хәбәр сала. Берничә секунд эчендә авария каршы хәлиткеч мизгелләр туа – тирә яктагы эшчеләрне  гадәттән тыш хәл барлыкка килгәнен хәбәр итү өчен сирена кычкыра һәм кизү торган оператор  янгын сүндерү бүлегенә хәбәр салып  технологик процессны туктатырга керешә. Тәҗрибәле  мастер да югалып калмыйча  янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче  кул астында булган беренчел янгын сүндерү җиһазлары ярдәмендә ялкынга каршы көрәшә башлый. Нефть казу буенча оператор Азат Абдуллин да үз эшен төгәл генә эшләп  якында торган 2 нче һәм 4 нче резервуарларны ялкыннан саклау өчен  салкынайтып торырга су  әйләнешен ача.  Ялкынны сүндерер өчен махсус кулланылган күбек тә тиз генә эшкә җигелә.

       Аннан соң  сүндерергә иң беренче 24 нче янгын сүндерү бүлегенең  кизү торган караулы, берничә минуттан соң 87 нче янгын сүндерү булеге килеп җитте. Азнакай янгын сүндерүче егетләр үз эшләрен бик тиз башкарып чыктылар. Һөнәрләренә тугры һәм җаваплы караганлыктан безнең егетләр караул башлыклары Азат Гарифуллин һәм Ленар Майлуновка бер-берсен радиоэлемтә аша ярты сүздән аңлашып янгын белән көрәшкә керештеләр. Кайнар учакка каршы басып торучы костюмнар кигән егетләр лафет баганалар тирәсендә урнашып ялкынга каршы  су агымын башладылар.

       Янган резервуарны салкынайтып тору ярты эш, шуңа да аларга ярдәмгә аерым кизү торан Актүбә, Җәлил бистәсеннән килгән янгын сүндерүчеләр  якында торган резервуарларны ялкыннан  саклауга керештеләр.

       Вакыйга урынына 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салават  Салахов та килеп җитте. Ул үз өстенә җитәкчелек алып килгән барлык янгын сүндерүчеләрне бердәм итеп янучы резервуарны  сүндерергә боерык бирде. Беррәттән янгын сүндерү әсбаплары да тартылды, шунда ук күбек белән тәэмин итүче янгын сүндерү, суыртып алу һәм кирәк якка тиз арада су сиптергеч  машинасы да килгәннәр иде. Вакыйга урынында  вак-төякне барлап торучы һәм дә бердәмлек тәге көчне абайлап янгын сүндерүчеләр штабы да төзелә. Янгын сүндерүчеләр белән беррәттән  әлеге штабка нефть казу идарәсе баш инженеры гына түгел, ә аның җитештерү бүлеге куркынычсызлыгы һәм хезмәт яклау  буенча урынбасары Таһир Шаймарданов, ЦДНГ-6 башлыгы урынбасары Альберт Маннапов та бар иде.

       Янгын сүндерүчеләр янучы резервуарга күбек белән көрәш башлаганчы радиоалгыч аша яңа төрле һәлакәт – резервуардагы нефть кайнап аны читтә ташлавы турында   ишетеп алдылар һәм бер ара ялкыннан качып тордылар. әлеге куркыныч халәт үтү белән янгын белән көрәшүчеләр кире каттан үзләренең  хәрби  урыннарына бастылар.

       Менә күбек ярдәмендә һөҗүм итү чираты да җитте. Янгын сүндерүче пеноподъемник   ялкын барлыкка китергән һәм ялкын уртасына бар көченә күбек ташкыны юнәлтә. Пеноподъемник автомобиле операторы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, янып торган нефть ялкыны тиз арада кубек мендәре белән капланды.

       Чын янгындагыча бу сценарийда  булган өйрәнүләрнең азагы “отбой” командасы белән төгәлләнде. Төгәлләнү өлешендә әлеге өйрәнүләр хакында  министерстводан килгән олы кунак югары бәялеп китте. Тирләре агып торган янгын сүндерүчеләр  бу мавыктыргыч  өйрәнүләрдән, узләрендә һөнәренә булган көчле рух тоеп, арып –талып, горурланып кайтып киттеләр. Евгений Зотин янгын сүндерүче егетләр хакында чын һөнәр ияләре икәнен кабат-кабат әйтеп китте.

       Яхшы эшләгәннәре өчен “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең баш инженеры  Расих Фәйзуллин егетләрне мактады. Берничә еллар элек үзен нефть резервуары янган вакытты шаһит булуын һәм аның белән көрәшү нинди авыр булганлыгын күзаллап китте.Янгын сүндерүче  һөнәре ялкынга каршы торучы  егетләрнең эшләгән гамәлләрендә бик нык чагылыш таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International