Азнакайда акция:берне киссәң, бишне утырт!

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

    Табигый ресурсларны саклауга, арттыруга, җиребезне матурлауга һәм баетуга бездә күп көч салына: агачлар утыртыла, яңа парк-скверлар барлыкка килә...

    Азнакайлылар республикада узучы “Урман утырту көне” акциясенә бик теләп кушылды. Өстән яңгыр явып торуга карамастан, бу көнне Җиңү паркы территориясенә бюджет учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре  көче белән 85 төп юкә, 100 төп каен һәм имән агачы утыртылды.

– Әлегә табигать шарт­лары уңай тора,  урман хуҗалыгыннан алынган үсентеләр яхшы сыйфатлы, шуңа күрә дә утырткан агачларның күбесе үсеп китәчәк дип ышанабыз, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров.
    Бүген урманнарда да эшнең кызган мәле. Агымдагы елда урманчыларыбыз 300 мең агач үчсентесе утыртырга планлаштыра.

– Бу чор безнең өчен игенчеләрнең язгы кыр эш­ләренә тиң, — ди бу уңайдан “Азнакай урманчылыгы” учреждениесе җитәкчесе Илназ Кашапов. – Үсенте­ләрне җирдә дым күбрәк булганда утыртсаң, аларның тиз арада яңарып китүенә ышаныч зур. Шуңа да агач утыртуны урманда туфрак кардан ачылу белән башлауны хуп күрәбез. Урманчылык эшенә балаларны да җәлеп итәбез, мәктәп урманчылыклары уңышлы гына эшли. Киләчәктә 1 мәктәптә үсентеләр үстерү өчен питомник булдырырга уйлыйбыз.

   Агачларны юкка гына җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле.
Агачларның әйләнә-тирә мохит өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын белмәгән кеше юктыр. Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, ди халкыбыз. Әйдәгез, шәһәребезне, авылларыбызны яшелләндерү эшеннән беребез дә читтә калмыйк!

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International