Азнакай районының 23 апрель яңалыкларын тыңларга
Янгын куркнычсызлыгының иң мөһиме – янгын хәвеф – хәтәрен булдырмый калу һәм янгын сүндерү бүлеге эшчеләренең балаларга да шуны ук аңлатуы. Иң зур игътибарны җәлеп итеп торучы мәктәп яшендәге балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү тора, чөнки алар һәрвакыт хәвеф-хәтәрләргә әзер торырга янгын вакытында дөрес юл тотарга тиешләр. 19 апрель көнне “Сәламәтлек” кә багышланган айлык чарасы тарафыннан, янгыннан саклау күзәтчелеге хезмәткәрләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторлары белән бергә 15 нче “Алтын балык” ясле бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Ут-дус - ут-дошман” темасыны багышланган чара оештырды.