Янгын сүндерүчеләр балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәттеләр

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Янгын куркнычсызлыгының иң мөһиме – янгын хәвеф – хәтәрен булдырмый калу һәм янгын сүндерү бүлеге  эшчеләренең балаларга да шуны ук аңлатуы. Иң зур игътибарны җәлеп итеп торучы мәктәп яшендәге балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү тора, чөнки алар һәрвакыт хәвеф-хәтәрләргә әзер торырга янгын вакытында дөрес юл тотарга тиешләр. 19 апрель көнне “Сәламәтлек” кә багышланган айлык чарасы тарафыннан, янгыннан саклау күзәтчелеге хезмәткәрләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторлары белән бергә 15 нче “Алтын балык” ясле бакчасында тәрбияләнүче балаларга “Ут-дус - ут-дошман” темасыны багышланган чара оештырды.

Яшь кунаклар күңелле һәм мавыктыргыч уеннарда катнашып, янгын сүндерүче каскасын кигән Карлсоннан да үрнәк алдылар. Бәйгеләрдә катнашучылар коткаручыларга үзләренең белемнәрен һәм булдыклы икәннәрен күрсәтеп киттеләр.

Мавыктыргыч чарадан соң янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре мәктәпкә баручы балаларга куркынычсызлык таләпләре дәресенә кереп – янгын сүндерүчеләрне төгәл генә чакыру, янгында үзеңне дөрес тоту һәм иң мөһиме янгын вакытында эшләргә ярамаган ялкынны сүндерү чараларын үзләштерделәр. Балалар 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Марат Кәримов сөйләве буенча, ялкын сүндергеч һәм янгын сүндерү өчен кул җиһазлары белән дә танышып үттеләр.

 Балалар белән аерылышканда Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре, аларның беркайчан да янгын белән очрашмавын, баләләрдән сак булуларын теләп, алда тагын шундый матур бәйрәмнәрдә генә очрашырга язсын дип нокта куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International