Чисталык, тәртип сакламасаң – штраф түлисең

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Белмәгәннәргә янә искәртәбез: Азнакай шәһәрен төзек, тәртиптә һәм чисталыкта тоту Кагыйдәләре 2006 елда ук кабул ителеп, аңа агымдагы елда кайбер өстәмәләр кертелде. Шундый ук кагыйдәталәпләр районның һәр торак пунктында да каралган. Кызганычка каршы, бу кагыйдәләрне бозу очраклары һәр көнне диярлек күзәтелә, алар буенча административ беркетмәләр төзелә һәм гаеплеләр үз җәзасын ала. Кайберәүләрдән: “Мин мондый кагыйдәләр булуын белмәдем”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әмма законны белмәү җавап тотудан азат итми, шул хакта онытмаска кирәк.
Административ комиссия рейдлар барышында кагыйдәләрне бозу очракларына даими тарый. Шәхси сектордагы күп кенә ихаталарның капка төпләрендә төзелеш материаллары (ком, чуерташ, кирпеч-блоклар һ.б.) өелеп ята. Капка төбен ватык машина-тракторларны, авыл хуҗалыгы техникасын, аларга тагылмаларны саклау урыны дип санаучылар да бар. Моннан тыш, кайберәүләр йорты каршысында, артында җыентык су чокыры казып куя, кош-корт, терлек асрау читлекләре, утарлары ясый, шакшы сулар түгә, канализация торбаларын урамга, якындагы елга-инешләргә сузган, алар янәшәсендә машинасын юган, һәртөрле көнкүреш калдыклары ыргытып киткән мәгънәсезләр, мәнсезләр дә очрый. Шулай ук үзенеке булмаган урынны бернинди рөхсәтсез-нисез коймалап алучылар да моның законсыз гамәл булуын белеп торсын иде.
Сүз дә юк, алда санап үткән күренешләргә тап булган комиссия әгъзалары бу хуҗаларның барсын да административ җаваплылыкка тарта.
Шәһәрдәшләребез киләчәктә мондый штрафларга тарымасын, алар тарафыннан кагыйдәләр төгәл саклансын өчен, аларның аеруча мөһим кайберләрен ассызыклап үтәм.
Кагыйдәләрнең 1, 2, 3 пунктларында үз ихатаңнан тыш урыннарда, юлларда нәрсә дә булса кую, саклау, төзүнең катгый тыелуы турында әйтелә. 1, 2, 4, 7 нче пунктларда күпфатирлы йортлар территорияләрендәге балалар, спорт, хуҗалык мәйданчыкларында, яшеллекләрдә, елның кайсы фасылы булуга карамастан, җылылык камералары, канализация люклары, трансформатор подстанцияләре, газ тарату пунктлары янәшәсендә транспорт чараларын куюның рөхсәт ителмәве ассызыклана, чөнки алар экстрен һәм махсус хезмәтләр, көнкүреш калдыклары, чүп һәм кар җыю машиналары үтү өчен юлны каплый.
Шәхси секторда яшәүчеләр ихатада да, аның тирәсендә дә корыган яфрак, башка чүп-чар өяргә, яндырырга, кар, юынтык су чыгарып түгәргә тиеш түгел.
Шәһәрдәшләребез шуны да белеп торсын: төзекләндерү, архитектура объектларын җимергән, территорияләрне производство һәм көнкүреш калдыклары белән пычраткан, тиешсез урында транспорт чараларын саклаган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган.
Үзебез яшәгән җирдә, йортларда, подъездларда, ишегалларында, урамнарда, газоннарда чисталык сакларга тиешбез. Аларны пычратучылар шулай ук җәзага тартыла. Оешма-предприятиеләр, сәүдә нокталары җитәкчеләре һәм хуҗалары да кагыйдәләрне төгәл үтәргә, хезмәткәрләреннән дә шуны таләп итәргә бурычлы. Шунсын онытмыйк: кагыйдәләрне бозучылар җәзасыз калмаячак.
Идиал ИСМӘГЫЙЛОВ, башкарма комитетның тәртип саклау иҗтимагый пункты баш белгече

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International