10 февральдә чаңгы спортын сөюче азнакайлыларны чираттагы зур бәйрәм көтә. Бу көнне шәһәр чаңгы базасында 10.00 сәгатьтә “Россия чаңгы юллары” ярышлары үтә. Шунда ук ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә булачак. Моның өчен gto.ru сайтында теркәлеп, шәхси номерга ия булырга кирәк. Үзең белән паспорт һәм медицина белешмәсе алып килү сорала.