Яналыклар

Корбан бәйрәме уңаеннан корбан чалуны массакүләм үткәрү сәбәпле Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе республикага санкцияләнмәгән рәвештә корбаннар алып керү һәм сату, шулай ук чалу өчен махсус булмаган урыннарда корбан чалу очраклары булу мөмкинлеген хәбәр итә. Бу, үз чиратында, йогышлы һәм инвазион авырулар, шул исәптән хайваннар һәм кеше өчен уртак авырулар (ящур, йогышлы төер дерматиты, Себер язвасы, бруцеллез, туберкулез һ.б.) таралу чыганагы булырга мөмкин.

Шулай итеп, 31.05.2022 елда Башкортстанның Учалы районы Кунакбай авылында бруцеллез учагы теркәлде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта сарыклар авырып киткән, ә аларны башка регионнан – ветеринария документларыннан башка терлекләр алып кайтуга рөхсәт алынмаган һәм мәҗбүри карантин үткәрелмәгән килеш сатып алганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе терлекләрнең баш санын җирле ветеринария берләшмәсендә теркәмәгән һәм исәпкә куймаган.

Әлеге шәхси ярдәмче хуҗалыкта 2 айдан өлкәнрәк 253 баш сарык арасыннан 58 хайванның авыруы ачыкланды. Әлеге шәхси ярдәмче хуҗалыкта карантин урнаштырылган.

2012 елның 1 июнендә Оренбург өлкәсенең Беренче Май районы Ленин авыл Советында мөгезле эре терлек бруцеллезы буенча карантин кертелде. Бу терлек башка регионнан кертелгән һәм карантинга куелган.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, район территориясенә корбан чалуны, аларны сату һәм суюны булдырмау буенча тулы чаралар күрергә киңәш ителә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча «Азнакай район дәүләт ветеринария берләшмәсенә» 8(85592)7-19-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

 

 

«Азнакай район дәүләт ветеринария

берләшмә»се  җитәкче урынбасары-

эпизоотиягә каршы эш буенча

ветеринар табибы                                                                 В. А. Саттарова


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International