Тарихи белешмә

      Юрмый волосте старшинасы Урманай Уразаев, 1745 елның гыйнварында волость халкының ризалыгын алып, иптәшләре белән Зәй буендагы шактый зур җирен Аверьян Назарович Ждановка сата. Бу җирләрне аңа патша, аның каршында күрсәткән хезмәтләре өчен бүләк иткән була. Патша аңардан:  -Сиңа алтын кирәкме, җирме, теләнәнеңне ал-, дигән. Урманай бик акыллы кеше булган, күрәсең, балаларыма да мирас итеп калдырып була дип, җир алган. Соңрак ул Урманай авылына нигез сала. Патша каршында абруй казанган кеше буларак, ул күп җир тотарга хокуклы була. Җиргә бай яшәгән бу як кешеләрен башкортлар дип йөрткәннәр. Авылның югары очында типтәрләр дигән халык көн күргән. Аларның җире булмаган, шуңа күрә байларга эшләргә мәҗбүр булганнар. 

   Күәтле   революция җилләре исеп үткәч, Урманай авылында да совет власте урнаштырыла. Авыл советының беренче председателе- 1878 елда Урманай авылында туган Галиәхмәтов Абдулла Галиәхмәт улы була. Ул патша армиясендә хезмәт иткән вакытта чик аркылы  революционерларны чыгарган өчен гаепләнеп, Урманай авылына хокуксыз кайтарылган була. Ул председатель булып 1917-1918 елларда эшли. Авыру сәбәпле, эшеннән азат ителә

     1919-1920 елларда бу постта Хурамшин Гариф Хурамша улы эшли. Ул 1881 елда Урманай авылында туган. Укый-яза белми.

     1921-1922 елларда Хабиров Абдулла Хәбир улы сайлана. Ул, дружина члены буларак, корал белән йөргән. Шуңа күрә авылда аны  «большевик»  Абдулла дип йөрткәннәр.

     1923-1925 елларда гадел, кешелекле Галиуллин Хәйбулла эшли. Ул Урманай авылында туган, бик гадел, кешелекле шәхес була. Ул волость рщисе булып та эшли.

      1925-1926 елларда Дәүләтов Дәүләтша эшли.

     1926-1929 елларда Гәрәев Абдулла эшли. Ул укый-яза белми. Дингә каршы көчле пропаганда алып бара. Яшьтән үк рус авылларында көтүче, ялчы булганлыктан, русча оста сөйләшкән.

     1929-1930 елларда-Шәрипов Хәлим оста оештыручы була. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнаша, сугыш кырында 1945 елда һәлак була.

     1930-1933елларда -Рәшитов Миннегали. Ул авылны аякка бастыруда зур көч куя. Кулакларны сыйныф буларак бетерү эшендә актив катнаша. Урманайдан соң Балтач авылында председатель, тегү артеле председателе була. 1942 елда сугышка китә.

     1933-1936 елларда-Ганиев Вәли. Ул Кәкре-Елга авылында туа. Бик көчле җитәкче була.Авылда эчүчелекка каршы кискен көрәш алып бара,гомумән, авылда тәртип урнаштыра.

     1936-1938 елларда Габдрахманов Шәрипҗан, 1906 елда Урманай авылында туган. Белеме булмаса да, көчле җитәкче була. Үз-үзен тотышы буенча эшеннән алына. 1944 елда сугыш кырларында мәңгегә ятып кала.

    1938-1941 елларда Хәйдаров Хәбиб эшли. Ул 1909 елда Урманай авылында туа. 1937 елда, авылны аякка бастыру өчен райкомда эшләгән җиреннән авылга кайтарыла.Ул сугышта катнаша. 1993 елда Урманай авылында вафат була.

    1941-1945-елларда Хасбулатова Заһидә авыл Советы рәисе булып эшли.

 

 

  1945-1948  елларда Хәйдаров Хәбиб,

      1948-1949 елларда Миргасимова Сәкинә эшли. Ул 1917 елда Ютаза районы Бәйрәкә авылында туган.

       1950-1951-Хәйдаров Хәбиб эшли.

 1951-1955 елларда Галиев Идиятулла Әхмәтвәли улы эшли. Ул 1921 елда Урманай авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш инвалиды. 2011 елда Туймазы шәһәрендә вафат була.

    1955-1959 елларда Абдуллин Могавия эшли. Ул 1924 елда Урманай авылында туган. Эшләү дәверендә үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтә. Тәртипле, принципиаль. Сугышта катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. 2001 елда Урманай авылында вафат була.

     1960-1963 елларда Хәйдаров Галләм эшли.

     1964 елдан 1971 елның апреленә кадәр Урманай авылы Вахитов авыл Советы составына керә.

      1964-1969 елларда Нәгыймов Мисбах Нәгыймулла улы эшли. Ул 1912 елда Әсәй авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.1986 елда вафат булган.

       1969-1970-елларда Галимова Зәрия эшли.Ул 1938 елда туган

    1971 елда Урманай авылында Беренче Май һәм Урманай авыллары өчен Урманай авылында авыл Советы ачыла. Аның рәисе итеп Калимуллин Әнис Мияссәр улы сайлана. Ул 1947 елда Урманай авылында туган. Ул үзен эшлекле җитәкче һәм яхшы оештыручы итеп күрсәтте. Мәктәп, авыл Советы бинасын төзүдә актив катнаша.

       1973-1976 елларда авыл Советы рәисе булып Садретдинов Әзһәр Могаллим улы эшли. Ул 1937 елда Уразай авылында туган.

  1976 елның март аеннан 1985 елның март аена кадәр  Вәлитова (Абдуллина) Рәхимә Мостафа кызы эшли, укытучы, күп еллар мәктәптә завуч булып эшләгән,        1929 елда туган. 2012 елда вафат була.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

    1985 елның март аеннан1987 елның январен кертеп  Абдуллина Зәйнәп Хисам кызы эшли, һөнәре буенча фельдшер,                        1949 елда Мәлбагыш авылында туган.

     1987 елның февраленнән 1994 елның сентябренә кадәр               Шакирҗанов Илгиз Газимҗан улы эшли, ул һөнәре буенча укытучы, совхозның комсомол секретаре булып та эшләде.

  Оптимизация максатыннан авыл Советы рәисе вазифаларын совхоз җитәкчеләренә йөклиләр. 1994 елның сентябреннән 1995 елның мартына кадәр  рәис вазифаларын  Сәгытдинов Альберт Хаҗи улы башкара.

   1995елның мартыннан 2004 елның январен кертеп  Марданшин Илзир Әмирша улы эшли, ул һөнәре буенча прораб, 1948 елда Моратовка авылында туган. Бу елларда авыл Советы җирле үзидарә советы дип үзгәртелә.

  2004 елның февраленнән    җирле үзидарә рәисе булып                        Хәйбуллина Гөлгенә Маузир кызы эшли. Ул 1974 елда Урманай авылында туган, Алабуга культура — агарту училищесын тәмамлаган.

   2005 елда Шакирҗанов Илгиз Газимҗан улы кабат җирле үзидарә башлыгы итеп сайлана. 

     2006 елның гыйнвар аенда Җирле үзидарә советы авыл җирлеге советы дип үзгәртелә, ә рәис авыл җирлеге башлыгы дип атала.                                               

     1929 елда авылда колхоз төзелә башлый. 1930 елда 21 хуҗалык колхозга керә, ә 1931 елда авылның бар хуҗалыгы колхозга берләшә, тик 3 аерым хуҗалык кала-бу Харисова Гөлбикә, Хайдаров Дәмин, Мөхәммәтгәрәева Хөсникамаллар гаиләсе.  Колхозга «Туры юл» дип исем бирәләр. Колхозның беренче җитәкчесе итеп Закир Габдрахманов сайлана. Партиянең беренче ячейка секретаре Ширияздан Хасбулатов була. Авылда беренче мәктәпне дә ул оештыра. Партия сафларына беренчеләрдән булып Сөләйман Кәтиев, Гәрәй Арслановлар керә. Беренче комсомоллар Мияссәр Кәлимуллин, Миннегали Хәкимуллин, Зөбәрҗәт Әхмәтханова, Миргазиян Миргасимовлар авыл халкына спектакль, концертлар куя, илдә барган яңалыклар белән таныштырып баралар, дингә каршы көрәш җәелдерәләр.

       1932-1934 елларда колхоз рәисе булып Калимуллин Гали эшли.

       1934-1936 елларда Габдрахманов Закир кабат колхоз рәисе итеп билгеләнә.

       1936-1938 елларда колхоз рәисе булып Хәйдаров Хәбиб эшли.

       Бу елны колхоз ВКП(б) Үзәк Комитетының Күчмә Кызыл Байрагына лаек була. Бу көн авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнә: читәннәргә кызыл материаллар эленә.

  1938-1940 елларда бу постта Хәсәнов Малик эшли.

    Дәһшәтле 1941 ел. Сугыш елларында Урманай авыл Советы территориясендә 5 колхоз була:  «Шарлык»-Моратовка, «Көрәш»-Галимовка, «Большевик»-Көчле Бүләк, «Туры юл»-Урманай авыллары. 1944 елда Урманай авылы да ике колхозга бүленә: Ворошилов һәм Молотов исемендәге колхозлар.

     Сугышка бу авыллардан 441 кеше киткән. Шуларның 152се сугыш кырларында мәңгегә калган, 189ы кире әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән.

      Урманай авылы халкы , илебез халкы кебек үк, «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән девиз астында эшли. Алар көне-төне басуда, фермаларда, ә төннәрен фронт өчен бияләй-оекбаш бәйлиләр, үзләренең авызларыннан өзеп, сугышчыларга итен-маен, хәтта чәкчәккә кадәр пешереп җибәрәләр. Мәсәлән, «Көрәш» колхозы әгъзалары яңа, 1942 ел бүләге итеп 11 каз, 59 кг сохари, 1 кг 200 грамм каз мае, 10 кг чәкчәк, 50 данә кулъяулык җибәрәләр. «Шарлык» колхозыннан Моратов, Абдуллин, Мөхәммәтшин колхозга бозау һәм сарык бәрәне үстереп тапшыралар. Яшьләр арасында хәрби өйрәнүләр бара. Алар кырларда эшләгән җирләреннән фронтка китәләр, күпләре ил өчен һәлак була.

   Сугыштан авылдашларыбызның күбесе орден-медальләр белән кайта. Н. Кирсанов белән З. Гыйльмановларның 146нчы укчы дивизия турында язылган «Дивизия алга барды» дигән китабыннан өзек китереп узабыз: «...Шул ук сугышта сержант коммунист Габбас Ихсанович Шәрәфиев тә (Азнакай районының Урманай авылыннан) зур батырлык күрсәтте. Ул үзенең тубы белән бер дошман танкын яндырды, ике танкка каршы ата торган тубын, иллеләп фашист солдатын һәм офицерын юк итте, дошманның унбер контратакасын кире какты.».

 Сугыш елларында колхоз рәисе булып Вәлиәхмәтов Хаҗи, Фәйзуллин Шәйхулла, 1942-1949 елларда Минһаҗев Хуҗа эшли.

          1950-1951 елларда Урманай авылының ике колхозы кушыла һәм бу колхоз Ворошилов исемен йөртә. Аңа рәис итеп Валиев Әсгать куела. 1951-1954 елларда рәис булып кабат Хәйдаров Хәбиб эшли.

        1954-55 елларда колхоз рәисе булып Назаров Җәләлетдин Галим улы эшли

     1957 елда Ворошилов исемендәге колхоз аның бишенче бүлекчәсе булып Вахитов исемендәге совхозга  кушыла. (1нче бүлекчә-Загорье, 2нче бүлекчә-Заречье, 3нче бүлекчә-Беренче Май, 4нче бүлекчә-хәзер Ютаза районы территориясенә керә, 5нче бүлекчә- Урманай авылы. Ул вакытта сохоз директоры булып Габделмәҗитов эшли. 1957 елдан совхоз директоры булып Нәгыймов Мисбах Нәгыймулла улы билгеләнә. 1961-1966 елларда Степан Сергеевич Нилов, 1966 елдан Бәширов Мәхмүт Фатыйхович директор булып эшли. Вахитов исемендәге совхоз сарыкчылык буенча нәселле сарыклар асрауга специальләшкән, Казан шәһәренең «Руно» трестына карый. Урманай авылында 1971 елда бер миллион сумлык зур сарыкчылык комплексы төзелә.

        1967 елның көзендә авылда китапханә ачыла. Аның беренче китапханәчесе Әгер авылында 1950 елда туган туган Заһидуллина (Миргасимова) Илүзә Мөстәкыйм кызы.

 

1970 елның апрель аенда Вахитов исемендәге совхоз икегә бүленә, «Урманай» совхозы составына  Урманай , Беренче Май һәм Көчле Бүләк авыллары керә. Аның беренче директоры итеп белеме буенча ветеринария табибе Ягъфәров Фердинанд Каюмович билгеләнә. Ул Арча районының Яңа Кенәр авылында 1933 елда туган. Ул бик энергияле җитәкче, оста оештыручы иде.

Авылда бу вакытта 4 мең ана сарык асрала иде. Авылның күп кешесе шунда эшли. Аннан тыш сыерчылык фермасы бар, совхоз шулай ук игенчелек белән дә шөгыльләнә. Барлык яхшы, эшкә яраклы техника Вахитов совхозында кала. Барысын да өр-яңа баштан оештырырга кирәк була.

 

           Совхозның беренче баш белгечләре:

 

                       Назаров Җәләлетдин Галимович-баш агроном,

                       Гәрәев Рәис Гәрәевич-баш зоотехник,

                       Халиков Вәгыйзь Халикович-баш бухгалтер,

                       Шәмсетдинов Камил -баш ветеринария табибе,

                       Рафикова Раушания- баш экономист,

                       Зәйдуллин Фазыл Зәйдуллович-партком секретаре,

                       Кашапов Җәмил-баш инженер,

                       Җәләев Мотыйгулла-профком рәисе

                        Шәрипов Фаис Миннехан улы-прораб.

     Бу елларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта, игенчелек алга китә. Терлекчелек тармагында сарык асраучылык тагын да үсә, баш саны арттырыла. Дәүләткә йон сату планы арттырып үтәлә.  Нәселле сарыклар үрчетелә. 1971 елда бер миллионлык сарыкчылык комплексы төзелә. 1974 елда совхозга сарыкчылыкта ирешкән уңышлар өчен  Бөтенроссия конкурсында икенче дәрәҗәле диплом һәм акчалата премия бирелде. Алдынгылар сафында Сираҗиев Нәфис, Шәйхулов Мөдәрис, Хабибуллин Рамазан, Зарипов Рәфкать һ. б. була. Совхоз производствосының төп юнәлеше булган нәселле сарыклар үрчетүдән 1986 елда 44 мең сум саф табыш алына, рентабельлелек-48%. Терлек симертүчеләрдән Идият Галиев мөгезле эре терлекләрнең һәркайсыннан 950 грамм тәүлеклек үсеш ала. Бозау караучы Наҗия Зарипова да югары күрсәткечләргә ирешә.

      1970-1985 елларда сөтчелек фермалары тулысынча механикалаштырыла. Сөт җитештерү продукциясе үсә. Һәр сыердан 3000 кг сөт савып алына. Бу уңышларда терлекчеләрнең, савымчыларның, бозау караучыларның да өлеше зур. Савымчылар арасыннан Нәбиева Һәнүзә, Закирова Халидә, Хәйбуллина Әнисә, Йосыпова Илгизә группалары 1984-1991 елларда һәр сыердан 4000 кг сөт савып алдылар.

       Кырлардан мул уңыш җыела. Хөкүмәткә бөртек тапшыру планы үтәлә.  Совхоз буенча һәр гектардан 18, 3 центнер бөртекле культура җыеп алалар һәм беренче урынга чыгалар. 1974 ел йомгаклары буенча 1нче бүлекчәгә Күчмә Кызыл Байрак тапшырыла.

  Сәләтле оештыручы, оста җитәкче Ягъфәров Фердинанд Каюм улы җитәкчелегендә авыл тиз арада үзенең йөзен үзгәртте:  ике катлы административ бина, 320 балага исәпләнеп, типовой проект белән эшләнгән сигезъеллык мәктәп бинасы, 200 урынлы ике катлы мәдәният йорты, 16 фатирлы ике катлы ике торак йорт, ашханә, 1000 тонна сыешлы ашлык саклагычлар, 200 урынлы сыер абзары, 100 тракторга исәпләнгән җылытылган ремонт мастерское, гараж, витаминлы үлән оны ясау өчен АВМ, АГМ, бозау тораклары, 75 урынга исәпләнгән ике катлы балалар бакчасы бинасы, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл - районыбызда бердәнбер матур һәйкәл, күпме торак йорт-берничә ел эчендә авылыбыз кечкенә шәһәргә ошап калды.

      Авыл халкы язгы ташу чорында, күперне су басып китү сәбәпле, аргы якка чыга алмый иде. 1982-1984 елларда Стәрле елгасы аша заманча күпер салынды.

   Төзелеш эшләрендә башта десятник, аннан прораб, җирле үзидарә советы рәисе булып эшләгән Мәрданшин Илзир Әмирша улының да өлеше бик зур.

 1985-1991 елларда совхоз директоры булып Закиров Мөдәрис Минһаҗ улы эшли.

   Урманай авылында үз эшенә бирелгән, тырышып эшләүчеләр күп була. Терлекчелек бригадирлары Валиев Мөхәммадиша, Абдуллин Могавия,Ибраһимова Мәвия, Абдуллин Вәгыйзь, Калимуллин Әнис, бухгалтерлар Ихсанов Җәмил, Фәйзуллина Асия, кырчылык бригадирлары Нуркаев Әнвәр, Нуркаев Афзал, гомере буе басуда учетчы булып эшләгән Галиева Гайниямал, ветеринария табибе Нуркаева Луиза, зоотехник Аникина Фәния һәм башка бик күпләрне санап китәргә була.

      1991 елда Беренче Май авылы «Урманай» совхозыннан бүленеп чыга.

    1991-1992 елларда совхоз директоры булып үзебезнең авылда туып-үскән Самигуллин Марс Ибраһим улы эшли. Ул авырып вафат булгач, 1951 елда Югары Стәрле авылында туган Сәгытдинов Альберт Хаҗи улы директор вазифаларын үз кулына ала. 1992 елда совхоз авыл хуҗалыгы кооперативы итеп үзгәртелә.

   1987 елда авылыбызда тагын бер куанычлы вакыйга булды: авыл халкы Зирек Каран чишмәсенең тәмле суын эчә башлады. Май заводыннан 4 километрга торба сузылып, су авылның түбән очына кадәр барып җитте.

    Урманай авылы эченәдә  асфальт юл салынды. Монда район Советы депутаты Фәсхетдинов Әхтәм Әгъләмовичның ярдәме зур булды: юлны нефтьчеләр үз хисапларына салдылар. Фәсхетдинов мәктәп ашханәсенә газ кертүдә дә материаллар белән ярдәм итте.

   2009 елның языннан хуҗалык   «Агросила-групп» составына кергән ҖЧҖ «Азнакай» агрофирмасына карый.

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 марты, 12:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International