Азнакайда “Милләтләр кроссы” узды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе
    Узган атнада җирлегебездә физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, район һәм шәһәр халкында физик культура белән даими шөгыльләнүгә кызыксыну тудыру максаты белән уздырылган “Милләтләр кроссы–2016” ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада 400дән артык азнакайлы йөгерешкә чыкты.
    Стартка чыгучылар арасында мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Әлеге йөгерешнең төп максаты булып финиш сызыгына беренче килү генә түгел, ә анда катнашу, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау торганы бик күпләребезгә мәгълүм.
– Йөгерүдән дә, кыш көннәрендә уздырылучы чаңгы ярышларыннан да читтә калганым юк. Мондый чаралардан үземә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алам. Сәламәтлек өчен дә файдалы!  – ди алтынчы дистәсен ваклаучы Галия апа. 
    Бу көнне егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 10 яшь төркемендә көч сынаштылар. Дистанцияләр дә шуңа ярашлы – 500 метрдан 2000 метрга кадәр иде.
    Шәхси беренчелектә төрле яшь категорияләре буенча (укучылар арасында) Илхам Кәримов, Арина Юдина, Эльза Габдрахманова, Азамат Тахаутдинов, Таңсылу Шакирова, Артур Мөхәммәтҗанов, Алсу Әхмәтова, Никита Лесников финишта беренче вакыт күрсәтте. Өлкәннәр арасында Диана Камалетдинова, Денис Миргасиов, Зөлфия Гардеева, Айрат Гафуров, Лена Гыйззәтуллина, Рафаэль Камалетдинов, Нәсимә Шәрипова, Азат Йосыпов, Рәшит Тимбаковларга тиңнәр булмады. 
 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International