Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 26 мае, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

 

Консультация - метеорологик күренешенең 2023 елның  26 маенда 18 сәгатьтән 27 маенда 21 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында консультация- кисәтү

2023 елның 27 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җил  15-20 м/с, көндез локаль рәвештә 23 м/с, көндез аерым районнарда бозлы кар көтелә.

 

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

 

Җил көчәйгәндә:

 

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда Сез урамда булсагыз, җирасты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъезд ларында яшеренергә киңәшитәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан,  юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелгән, сынган ботаклар зур куркыныч тудыру усәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җилвакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килүүлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны өске катларның ватык тәрәзәләреннән  төшкән пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрендә нык итеп ябарга, балкон һәм лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр  ераграк торырга кирәк.

 

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз хәрәкәт итүдән туктасагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен беткәнне көтегез. Автомобильгә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшләве бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен үткәнне көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә, җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы мөһим, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.

Мөмкин булганча, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International