Аю белән очрашканда үзеңне ничек тотарга?

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары теркәлә. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аюлар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искә төшерә.

1) Кыргый хайваннар белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны Сезнең тарафтан агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китеп барырга кирәк.

2) Һичкайчан йөгерергә һәм хайванга арка белән борылырга ярамый. Хайван якынлашкан очракта, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз.

3) Шулай ук хәтта вакытлыча торак – палаткалар, ау өйләре янында, ял иткән урында да ризык калдыкларын калдырмагыз. Лагерьларны ачык урыннарда, тирә-якны күзәтерлек итеп урнаштырыгыз.

4) Беркайчан да, теләсә нинди шартларда да, никадәр сөйкемле тоелсалар да, аю балаларына якын бармагыз. Аларны ашатырга яисә үз яныгызга чакырырга омтылмагыз. Һәрвакыт янәшәләрендә аларның әнкәсе була.

Моннан тыш, белгечләр аюларның гадәттән тыш бал яратулары аркасында умарта ояларына йөрергә яратуларын искәртә.

Белешмә:

Республика территориясендә исәп-хисап нәтиҗәләре буенча 25 аю яши. Аларны ареалның төньяк өлешендә Әгерҗе, Яшел Үзән, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба районнары территориясендә очратырга мөмкин.

Алар Киров өлкәсе һәм Мари Эл урманнарыннан күченәләр. Җәйге күченү вакытында аларның саны 60 – 70 башка җитә.

Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аңа ау тыела. Әлеге таләпне бозу җинаять җаваплылыгына тартачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International