Азнакай спорт үсеше буенча республикада үрнәк итеп куелды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ялларда Казанда ТРның Спорт министрлыгы коллегиясе үтте. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә спорт үсеше мәсьәләләрен яктыртып, чыгыш ясады.

Киңәйтелгән утырышта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, җирлегебездә эшләп килүче спорт мәктәпләре директорлары да катнашты. Чара барышында 2020 елга нәтиҗәләр ясалып, максатлар һәм бурычлар турында фикер дә алыштылар. Соңгы елларда республикада районыбызда алып барылган ГТО эшчәнлеге, спорт үсеше югары бәяләнә. Узган елгы нәтиҗәләр буенча "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы эш” бәйгесендә безнең районга “ГТО алдынгысы” байрагы тапшырылды. Коллегиядә чыгыш ясап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин бу юнәлештә җирлегебездә алып барылган эшләр белән таныштырды.  Рәсми өлештән соң ТР Спорт министры Владимир Леонов “Сәламәтлек” XV авыл спартакиадасында  җиңүчеләрне дә бүләкләде. Әлеге ярышларда безнең район командасы беренче урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International