Йомгаклау аттестациясен узуга гаризалар кабул итү һәм теркәү кампаниясе турында

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Азнакай муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә 2023 нче елда урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен узуга гаризалар кабул итү һәм теркәү кампаниясе бара. Уку предметлары буенча бердәм дәүләт имтиханында (алга таба БДИ) катнашу өчен, узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары, урта һөнәри белем һәм экстерннар (алга таба БДИ катнашучылары) 2023 нче елның 1нче февраленә кадәр шәхесен таныклаучы документ нигезендә шәхсән үзе яисә аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән ышанычнамәләр нигезендә, бирелгән уку предметлары исемлеген һәм БДИда катнашу срокларын күрсәтеп гариза тапшыра. Мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар гариза биргәндә белем турындагы документларның төп нөсхәләрен яисә билгеләнгән тәртиптә таныкланган белемнәре турындагы документларның күчермәләрен күрсәтәләр.

Урта һөнәри белем бирү оешмалары гариза биргәндә урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслый торган белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмадан агымдагы елда урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне расслаучы белешмә алып киләләр. 11 нче сыйныф укучылары үзләре белем ала торган; мәктәпне узган елларны тәмамлаучылар һәм урта һөнәри белем алучылар яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәгариф бүлекләренә (идарәләренә); экстерннар үзләре сайлаган мәгариф оешмаларына гариза бирәләр.

Гариза биргәндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән БДИда катнашучылар психолог-медик-педагогик комиссия (алга таба - ПМПК) тәкъдимнәренең күчермәсен, инвалид балалар һәм инвалидлар - төп нөсхәне яисә федераль дәүләт медик-социаль экспертиза учреждениесе биргән инвалидлык билгеләнү фактын раслый торган белешмәнең таныкланган күчермәсен, шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2018нче елның 7нче ноябрендәге 1512нче номерлы боерыгы белән расланган урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру Тәртибенең 53нче пунктында каралган очракларда ПМПК тәкъдимнәренең күчермәсен тапшыралар.

 

Азнакай районы буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе муниципаль координаторы М.Б. Галимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International