ГРИПП

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

ГРИПП – кискен йогышлы авыру. Инфекциянең чыганагы булып авыру кеше санала. Ул һава-тамчы юлы белән күчә. Тирә-якка вирус бүлеп чыгарып ютәлләгән һәм төчкергән беренче өч көндә авырудан чир йоктыру аеруча куркыныч.

         Грипп авыруының «чәчәк атуы» елның салкын вакытына туры килә. Эпидемия, вирусның төренә (А В С) карап, һәр 2-3 яки 3-4 ел саен кабатлана.
Инкубация чоры 12 сәгатьтән 1-2 көнгә кадәр. Авыру кискен генә, өшүдән, температура 39-40 градуска күтәрелүдән, гомуми хәлсезлектән, мускуллар һәм буыннар авыртудан башлана. Бераз соңрак боларга тамак төбен кыру, коры ютәл, борын тыгылу, тавыш карлыгу да килеп өстәлә.

         Нигездә, грипп җиңел һәм уртача-авыр формаларда үтә, ләкин аерым очракларда (кече яшьтәге балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, иммунитетлары түбән булган затлар) ул бик авыр формада да үтәргә мөмкин. Авыр форма кискен башлана, температура 40 градустан арта һәм озак төшмичә тора, костыра, кискен баш авыртуы, саташу, галлюцинацияләр, көчле авыртулы ютәл күзәтелә. Мондый очракларда ярдәм вакытында күрсәтелмәсә, авыру кеше үпкә шешүеннән, йөрәк-кан тамырлары әйләнеше бозылудан үләргә мөмкин. Эпидемиянең «чәчәк ату» чорында, сезонында табиблар тарафыннан гриппны танып диагноз кую авыр саналмый. Сезон араларында диагнозны лаборатория шартларында гына расларга була.

ДӘВАЛАУ

         Грипп вакытында авыруны кузгатучыга, организмны агусызландыруга, яшәү көчен арттыруга юнәлтелгән комплекслы чаралар кулланалар. Җиңел һәм уртача-авыр формадагы авыруны – өй шартларында, авыр һәм өзлегү формасындагысын йогышлы авырулар стационарында гына дәвалап була.
Югары температура вакытында авыруга ятып тору режимы мөһим санала, витаминнарга бай, аеруча С һәм Р витаминнары булган (лимонлы чәй, компот, гөлҗимеш төнәтмәсе, морс һ.б.) кайнар сыеклыкны күпләп эчертергә кирәк.
Дару препаратларын дәвалаучы табиб кына билгеләргә тиеш, үз белдегең белән дәваланырга ярамый.

ПРОФИЛАКТИКА
         Гриппны профилактикалау авыруны өй шартларында яки стационарда изоляцияләү һәм авыруларның шифаханәләргә һәм аптекаларга йөрүен чикләүгә кайтып кала.

         Хезмәт күрсәтүче затлар 4 катлы марлядан ясалган маскалардан йөрергә, борын эченә 0,25% лы оксолин мазе сөртергә тиешләр. 
Махсус профилактика да бар. Ул көз көне, грипп очраклары башлануга кимендә 4 атна кала башланырга мөмкин. Бу профилактика вакцина ясау юлы белән башкарыла. Вацинациядән соң иммунитет бер елга җитә.  Вакцина ясатырга өлгермәгән кешеләр табиб тәкъдиме буенча ремантадин, амиксин һ.б. кабул итә алалар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International