Аппликация ясау буенча мастер-класс

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

«Азнакай шәһәренең мәдәни мохите» проекты кысаларында Тарсус паркында Мәдәни үзәкнең иҗади төркеме балалар өчен аппликацияләр ясау буенча «Нефть - кара алтын» дигән концерт программасы, мастер – класс үткәрде.

Бәйрәм кунаклары өчен мәдәни үзәк һәм район артистлары катнашында бай эчтәлекле, якты, концерт программасы, уен эстафеталары һәм якты атрибутлар белән конкурслар әзерләнгән иде.

Яшь азнакайлылар аппликация ясау буенча «кара алтын нефте» дигән мастер-класста катнаштылар. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә нефть скважиналарының силуэтларын кәгазьдән кистеләр һәм нефть тематикасына кагылышлы тиешле детальләр белән тулыландырып, контраст фонына ябыштырдылар. Композицияне туган як табигате тулыландырды.
Районның нефть белән бәйле нәтиҗәле эше шундый әһәмиятле, тематик чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
Бу чара гаиләләрне балалар белән бергә туплау, аларны файдалы ял итү формаларына җәлеп итү өчен менә дигән форсат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International