#ТАТАРСТАНРЕСПУБЛИКАСЫЯШЬЛӘРЕНӘТОРАК ТУРЫ ЭФИРЫ ОЕШТЫРЫЛА

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2022 елның 20 маенда 17 сәгать 45 минутта-  #Татарстан Республикасы яшьләренә торак туры эфиры оеыштырыла.

Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә, торак шартларын яхшырту буенча дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшьләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык тарафыннан 2022 елның 20 маенда "ТР яшьләренә торак" туры эфиры үткәрелә. Тоташтыру "Мәдәни үзәк" муниципаль мәйданчыгыннан ( Азнакай шәһәре, Шәйхетдинов ур., 6 "в" йорт).

ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының ВКонтакте платформасында мөстәкыйль рәвештә трансляцияләүгә (шул исәптән мобиль җайланмалардан) тоташтыру оештырылачак: https://vk.com/minmol_rt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International