Минималь хезмәт хакы күләме турында

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

 

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2020 елның 1 гыйнварындагы 463-ФЗ номерлы  «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында»  Федераль закон белән, Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә дип хәбәр итә.

Шул ук вакытта хәбәр итәбез, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү (алга таба – килешү) төзелде. Әлеге килешүдә каралганча, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 14 000 сум күләмендә билгеләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар – юридик зат, юридик зат оештырмыйча гына шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) 2020 елның 1 гыйнварыннан, әлеге хезмәткәр тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән булса, 14 000 сумнан да ким була алмый.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни, 2020 елның 1 гыйнварыннан айга  12 130 сум күләмендә)

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.

Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын (хезмәт бурычларын үтәү) тулысынча башкарган хезмәткәрләргә,  айлык хезмәт хакы минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк исәпләнгән очракта, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатында Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк алу мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «кайнар линия» телефоннары номерлары:

7-57-90 Татарстан  Республикасынын хезмәт, халыкны  эш белән тәэмин иту һәм  социаль яклау министрлыгы «Азнакай  шәһәренең халыкны эш белән  тәэмин иту узәге» дәуләт казна  учреждениясе,

7-37-22 –  Азнакай муниципаль районның  Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International