Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының торышы тикшерелде.

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының торышы тикшерелде.

21 майда Татарстан Республикасы  азык-төлек министрлыгының инженер-техник  тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов катнашында район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының торышы тикшерелде.

Быел районда һәр баш шартлы терлеккә 32 берәмлек азык җитештерү бурычы куелган. Әлеге эшләргә барлыгы 50 терлек азыгы әзерләү техникасы, 39 чапкыч, 20 трактор тырмасы, 57 пресс-җыйгыч, 28 теземнәргә салучы ургыч тартылачак.

– Хуҗалыкларда техниканың әзерлеге 98 процент тәшкил итә. Бу язда силоска 3925 га кукуруз, 5841 га беръеллык үләннәр чәчелде, 2580 га күпьеллык үләннәр яңартылды. Күпьеллыклар барлыгы 20 мең гектардан артык мәйданны били, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамиль Исламов.

Рейд барышында шулай ук сенаж-силос траншеяларының торышына, техника һәм янгын куркынычсызлыгы чараларына, хезмәткә түләү шартларына да игътибар бирелде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International