Азнакайга республика районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре җыелды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Азнакайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов катнашында республика районнарының мәгариф  идарәләре җитәкчеләре  семинары уза. Ул милли проектларны тормышка ашырганда ведомствоара хезмәттәшлеккә багышлана.

Кунакларның юлы шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә оештырылган  күргәзмәләр белән танышудан башланды.

Аннан алар ике төркемгә бүленеп, төбәкне өйрәнү музеенда, Халыклар дуслыгы йортында, «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында, сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәптә, «Сандугач», «Тамчыкай» балалар бакчаларында булачаклар.

Семинарның пленар өлеше Азнакай 1 нче урта мәктәбендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International