«Битва умов»

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Яшьләр үзәге белгечләре Яшьләр парламенты белән берлектә Азнакай шәһәре яшьләре арасында «Битва умов» дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдылар.

Беренче этапта катнашучылар рәсемнәрдә яшерелгән шәһәрләрнең исеменәрен ачып бирергә тиеш иделәр. Икенче турда командаларга рәсем буенча җавап табарга кирәк булды. Алга таба, өченче этапта командаларга композицияләр тыңларга һәм аларга җаваплар бирергә йөкләмә бирелде. Соңгы 4 этапта катнашучыларга рэп яки шигърият авторларын ачыкларга кирәк булды. Турнир вакытында командалар тиешле баллар туплап , җиңүчеләрне билгеләде.

"Ньютон укучылары" командасы "Азнакайнефть" идарәсе яшьләрен: Шагабиев Илнар Илдар улы, Хәмитов Инзель Рамил улы, Закиров Фәнис Әнәс улы сезне чын күңелдән котлыйбыз.

Барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерәбез, киләсе уенга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International