Азнакайга ТР Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов килде

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов  Азнакайга эшлекле сәфәр кылып, 2018 ел эшчәнлегенә багышланган район Советы утырышында катнашты.

Мәртәбәле кунаклар катнашындагы эш сәфәре Азнакай политехник техникумын карау, аның эшчәнлеге белән танышудан башланды.

 65 еллык тарихы булган әлеге уку йортында узган ел гына капиталь ремонт эшләре башкарылды. Техникум бинасын төзекләндерү, классларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү максатында 100 миллион сум акча тотылган.

Техникумда бүген ун  төрле юнәлеш буенча 464 студент белем ала.

Җирлегебез өчен мөһим булган әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен район башлыгы Марсель Шәйдуллин министрга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлеге уңайдан Рәфис Борһанов социаль яктан бик тә мөһим булган бу проблемаларны хәл итү өчен үзебезнең яктан тиешле ярдәмне күрсәтербез, дип белдерде.

Соңыннан ТР Премьер-министры урынбасары Рәфис Борһанов туган якны өйрәнү музеен карады, шәһәрнең 1 нче мәктәбендә, “Тамчыкай” балалар бакчасында булып, андагы уку-укыту, балаларга тәрбия бирү шартлары белән якыннан танышты. 

Аннан соң җитәкче район-шәһәр Мәдәният йортында узган район Советы утырышында катнашты.

Муниципаль районның узган елгы эшчәнлеге белән район башлыгы таныштырды. Докладта ирешелгән уңышлар да, проблемалар да әйтелде.

Рәфис Борһанов йомгаклау сүзендә Азнакайны республикада даими үсештә булган район буларак югары бәяләде, җирлек халкына һәм җитәкчелеккә хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Утырыш ахырында Рәфис Борһанов, Татарстан Дәүләт Советының эко­логия, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев белән берлектә, төрле тармакта нәтиҗәле хезмәт күрсәткән азнакайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Тулырак "Маяк" газетасы битләрендә укыгыз   http://aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International