Историческая справка-тарихи белешмә

Бик борынгы  картларның сөйләгән сузләреннән чыгып исэпләүләр буенча  һәм беренче зират ташларында  язылган язулар  буенча , моннан 500-600 еллар элек Югары Якый  һәм Түбән Якый авыллары барлыкка килгән.  Себер якларыннан урыслар    кысырыклаудан качып булса кирәк, ике татар гаиләэсе белән  безнең якларга кучеп киләләр. Боларның берсе Әхмәтяхия, икенчесе Мөхәммәтяхыя исемле булалар. Вакытлар узу белән алар икесе ике ыру булып яши башлыйлар. Еллар уза һәм  боларга тагын  берничә татар гаиләсе килеп кушыла. Әхмәтяхия  ыруы Мәллә елгасының түбән ягындагы, Мөхәммәтяхия ыруы аның югары ягындагы җирләрдә яшиләр. Тубән Якый һәм Югары Якый (Мәлбагыш) авыллары атамалары шуннан барлыкка килгән. Ул заманннарда әле бу урыннарда чәчүлек җирләр бик аз булган. Куп урыннар сазлык, чокыр- чакыр һәм урман булган. Тырыш халык агачларны  төпләп, чокыр җирләрне тигезләп, сазлыкларны киптереп, үзләренә чәчулек җир әзерләгән.

Ә Мәлбагыш    дигән исем каян кергән соң? Югары Якый (Мәлбагыш)  авылы бик матур тау каршына урнашкан, менә шул таудан буйдан- буйга бик куп сандагы чишмәләр чыга, шушы чишмәләр барысы бергә җыелып кечкенә бер инеш хасил итәләр. Бу инеш туп- туры Мәлләгә  карап ага һәм  Мәлләгә килеп кушыла. Имештер борынгы себер татарлары ага дигән сузне бага дигәннәр, димәк бу инештә  Мәлләгә бага, шуннан Мәлләгә багыш , Мәлбагыш дигән  суз килеп чыга. Ике янәшә  авылга  бер ук Якый   дигән исем килешмәгәндер  Николай патша тәхеткә утыргач,  Югары Якыйга  Мәлбагыш елгасынын  исемен атаганнар.  18 гасыр дәвамында  Мәбагыш Т.Якыйга караганда  купкә кечерәк булган. Әмма 19 гасырда  авыл шактый зурая. Мәлбагышта 70 кә якын хужалык ( 199 ир-ат, 154 хатын-кыз. Т.Якый 36 хужалык 115  ир-ат 88 хатын кыз) яши. Һәр авылда берешәр мәчет була.

1859 елда  Мәлбагышта  82 хужалык  301 ир-ат,   321 хатын-кыз яши.  Т.Як. 87 хужалык 256 ир-ат, 254 хатын кыз.

1885-1886 ел башында  Мәлбагыш, Т.Я авыллары Әлкәй вулысы авылларына керә.

1885 елларда Т.Якый  һәм Мәлбагыш авылларында  мәдрәсә  салына. Ул мәдрәсәдә ике Хәлфә укыткан. 1914 елда мәдрәсә яна  һәм анын   урынына 4 почмаклы мәдрәсә салына.

Революциядән соң Мәлбагышта  тубәндәге укытучылар укыта: Гатамтаев  Вагыйз,  Якупов Мияссәр,  Тәржеманов  Загит,  Тәржеманова Зәкия,  Ахметов Шәех, Зиганшин Салих, Надыйров Галимҗан, Надыйрова Мәхтумә, Арсланов Шагали.

Мәлбагышта  комсомол  оешмасы  1920 елнын ноябрь аенда  Эшрәпов Гариф  җитәкчелегендә оештырыла. Оешмада 6 комсомол була.

1924 елда 3 кешедән торган      партоешма төзелә. Җитәкчесе Кадыйров Галимҗан була.

1930 елның октябрьендэ Мәлбагыш авылында Нариман исемендэге колхоз төзелә. Аның председателе Юсупов  Корбангали.

Тубэн Якый авылында 8 Март исемендэге колхоз оеша. Председателе- Марданшин  Заки.

1932 елда 305     хужалык колхозга берлшшкэн .

1938 ел колхозга 1 автомашина кайта. Шоферы- Галиев Вәли.

1948 елның яз аенда авылда нефть чыгару өчен буровой эшли башлый.

1950 елда беренче   мәртәбә Мәлбагыш авылында бөтен йортларда да электр  лампочкалары яна   башлый.

1957- 1958 елнын  кышыннан Нариман исемендэге  колхозга  Ленин  исемендэге (Танай авылы )колхозы  кушыла һәм колхоз Ленин исемен йөртә башлый.

1980 елда Мэлбагыш авылында бөтен  кешеләрнең йортына табигый газ кертелде.

         Мальбагышның басуларында  истәлекле урыннар, елгалар куп. Мәлбагыш елгасы буйлап  сузылган тау МӘМӘТ тавы дип атала. Чөнки бу урында иң беренче булып Мәмәт исемле кеше агачларны төпләп, шунда иген чәчә башлаган. Аннан БӘКӘЙ тавы башлана. Элекеге вакытта Соловьев дигән бер бояр сарыкны бик куп асырый торган булган. Шушы урында бәрән көтүе йөргән.  ЧИПИ куагы, ТҮГӘРӘК ИМӘНЛЕК дигән урыннар бар. Бу җирдә Чепи дигән кеше агачларны төпләп , иген игә башлаган,төпләнмичә калган түгәрәк имәнлекне ТҮГӘРӘК ИМӘНЛЕК дип йөрткәннәр. Аннан урман артындагы басуны ШАЛКАН ТАРЛАВЫ дип атаганнар, чөнки бу урында элек шалкан чәчә торган булганнар.

КАЕН КҮПЕРЕ дигән басу бар. Бу урында Мәлләне чыгып йөру өчен каен агачыннан купер салалар. Шул тирәдәге басуны, урманны Каен купере дип атыйлар.

МУЛЛА БОЛЫНЫ дигән урын бар.  Бу җир муллага бирелгән булган.

КАРЛЫГАЧ ТӨБӘГЕ дигән урман култыгы. Бу култык карлыгач оясына ошаган һәм  анда карлыгачлар бик куп оялый торган булган.

КЫЯР ТАВЫ дигән җиргә элек куп итеп кыяр чәчә торган булганнар.

ӘҖӘЛ ТАВЫ- 1946 елда колхоз тракторга ягу өчен шул тауга якын урманда чурик кисә, шул кискән чурикны хатын- кызлар капчыкларга тутырып бәләкәй арба белэн  тартып авылга ташыйлар. Хатын- кызлар өчен бу тауны мену бик авыр була. Шунын өчен тауны Әҗәл тавы дип атыйлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Последнее обновление: 13 декабря 2018 г., 14:34

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International