Историческая информация

Балтач авылы Азнакай шәһәреннән 14 км. көньяктарак,Стәрле елгасы буенда урнашкан. Халкының төп шөгыле: кырчылык,терлекчелек һәм нефть тармагы.Балалар бакчасы,мәдәният йорты,китапханә,мәчет һәм кибетләр бар.

Унсигезенче йөзнең беренче яртысында Балтач Уразмәтов һәм Казан өязенең Жөри даругасы Туйкә йөзлеге ясаклы татарлары нигез сала. Авылның беренче исеме – “Яңа күчкән кыпчак авылы”.

18-19 йөзләрдә халкы дәүләт крестьяннары һәм башкорт-вотчинниклар катлауларына бүленә.Игенчелек,терлекчелек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Егерменче йөз башында Балтачта ике мәчет,мәктәп,өч су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1840 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында, 1930 елның 10 августыннан – Тымытык,1931нче елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963нең 1нче февраленнән – Әлмәт, 1965 нең 12 гыйнварыннан Азнакай районында.

Халык саны: 1897 елда-1047,1920дә-1363,1926да-1148,1938дә-1133,1949да-712,1958дә-514,1970тә-596,1979да-478,1989да-459,2015тә-525 кеше яши.

       Стәрлебаш авылы 1925 елда барлыкка килә.Авыл исеме Стәрле елгасы белән бәйле.Елга урман эченнән чыккан.Урман эчендә күл дә булган.Авыл халкы аны “Киндер күле”дип йөрткән,чөнки алар ул күлдә киндер чылатып сүс ясап бау ишкәннәр.Бугенге көндә күлнең суын Азнакай халкы куллана.

      1972нче елда авыл халкы тирә-юнь авыл һәм шәһәрләргә күченеп бетә.

Балтач авылында беренче коммуна 1929 елда барлыкка килә. Аның беренче рәисе итеп- Мифтхов Зыятдин сайлана. Авылда байлар һәм ярлылар барлыкка килә.Мөхәммәтҗанов Габдулла,Вильданов Гыйльфан,Сәйпатталов Насретдин,Мөхәммәтгалиев Әхмәтгалиләр авылның эре байлары булганнар.

     1921 ел халык өчен бик авыр ел булган.Илдә ачлык башлана.Ачлыктан интеккән халык кыргый усемлекләр белән туклана,булган малларын суеп ашап бетерә.

Кулакларның һөҗүме аркасында 1929 елда оешкан коммуна таркала.Аның составында барлыгы – 11 хуҗалык кала.

 1931нче елның язында колхоз яңадан оеша,135 хуҗалык керә. “Яңа көч” дип исем бирелә,Устав кабул ителә.Рәис итеп- Вәлиев Мәхмүт сайлана. Кохозны оештыруда шулай ук авыл советы рәисе һәм секретаре да зур көч куялар.          

Рәисләр-Әхмәтшин Дәүләтша,Садретдин,Фазретдиннар; секретарьлары -Миннекаев Миннәхмәт,Фазлый Кәримовлар.

1944 елның октябрендә “Яңа көч” колхозы икегә бүленә,аларныңберсе “Кызыл Октябрь” колхозы, ә икенчесе “1май” колхозы дип атала.

ВКП Үзәк комитетының һәм СССР министрлар Советының 1950 елда колхозларны эреләндерү турында карар чыккач, ике колхозны берләштереп “Сталин” колхозы оеша.

 1959  елда Балтач авыл советына “Кызыл Октябрь” һәм “Ленин юлы” колхозлары керә. 1961 елга кадәр колхоз  терлекчелек буенча дан казана.

1961 елдан колхозга “Ленин юлы” исеме бирелә.Аның рәисе булып Әхмәтшин  Ядит сайлана һәм күп еллар намуслы хезмәт куя.

  Балтач авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аны калкулыклар,калын урманнар уратып алган. Авылның уртасыннан Стәрле елгасы агып үтә,авылга ямь биреп елганыж ике ягында да матур итеп таллар үсеп утыра.

Авылдан чыккан күренекле кешеләр

  1. “Татарстан Халык язучысы исемен алган, ике дистәдән артык китап авторы һәм күп кенә премияләр,бүләкләр иясе – Галиев Марсель Баян улы.
  2. Эльбрус биеклекләрен яулаган, 20 еллап Якутиядә геологик экспедицияләрдә эшләгән,һәвәскәр рәссам – Газизуллин Фәрит Зәйдулла улы.

 

Истәлекле урыннар

Стәрле елгасы

Язулы тау (“Письменная гора”)

Ял тавы

Хәсән тавы

Әмәт чишмәсе (“Ялантау” чишмәсе)

Челтер чишмә

Нөгеш чишмәсе

Әкрен чишмә

Озын тау

Мөкәтә тавы

Суыр тавы

Киндер күле

Җәлил тегермәне

Метри тегермәне

Югары оч тегермәне

Кушбүләк аланы

Якты алан

Озын урман

 

 

Последнее обновление: 15 февраля 2016 г., 15:52

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International