“”Нәүрүз гүзәле – 2021”

9 апреля 2021 г., пятница

Матурлык, гүзәллек һәм яз бәйрәме. 
Кичә район һәм шәһәр мәдәният сараенда районкүләм “”Нәүрүз гүзәле – 2021” бәйгесенең финалы узды. 
Биредә сайлап алу турыннан үткән иң тыйнак, иң уңган, иң моңлы, иң булган 11 конкурсант үзләрен сынады. 
Иң элек визитка – таныш булыйк дип исемләнгән бәйгедә кызлар үзләре белән  таныштырды. 
Дефиле биремендә үзләре теккән, бизәгән күлмәкләрне тәкъдим итте. 
Ә инде бирелгән сүзләрне кулланып шигырь язу – Буриме дип исемләнгән биремдә алар тапкыр һәм җор телле булуларын исбатладылар. 
Аш-су бәйгесенә катнашучылар урама, гөбәдия, бәлеш, бизәкле баллы тортлар, өлеш, кош теле һәм башка татлы ризыклар  әзерләп алып килгәннәр иде. 
Иҗади биремдә кызлар җырлап, биеп, монолог та сөйләп тамашачы күңелен әсир итте. 
Һәр катнашучы төрле юнәлеш буенча бәйгедә җиңүче дип табылды. 


“Иң уңган” Нәүрүз гүзәле – Гүзәл Кашапова
“Иң ягымлы” Нәүрүз гүзәле – Азалия Шәйхетдинова
“Иң талантлы” Нәүрүз гүзәле – Гөлназ Шакирҗанова
“Иң зирәк” Нәүрүз гүзәле – Альбина Фазилова
“Иң тыйнак” Нәүрүз гүзәле – Рүзилә Бадахшанова
“Иң җитез” Нәүрүз гүзәле – Гөлназ Исламова
“Иң зыялы” Нәүрүз гүзәле – Алина Сабирҗанова
“Иң моңлы” Нәүрүз гүзәле – Айгөл Гарипова
“Иң креатив” Нәүрүз гүзәле – Альбина Мәһдиева
“Иң заманча” Нәүрүз гүзәле – Алия Корбанова


"Нәүрүз гүзәле – 2021" исеменә балалар сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Гөлсия Талипова лаек булды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International