21-22 июль көннәрендә Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында “Ык буе авыллары Сабантуе” Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме узачак. Чарада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының 14 районыннан, Оренбург өлкәсеннән 200дән артык кунак чакырулы. Бәйрәмгә ике тугандаш республика хөкүмәте вәкилләре дә килүе көтелә.