Музей сезне көтә!

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

18 майда Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәбез. Аның кысаларында районның төбәкне өйрәнү музеенда бик күп чаралар үткәрелә. Мәгълүм булганча, бу тарихи йортны тулыландыруда азнакайлылар үзләре дә актив катнаша. Халыктан җыелган экспонатлар күргәзмәсендә алар белән танышырга мөмкин. Бу көнне музей оешуның 25 еллыгына багышланган тантана да үтәчәк. Ул 14.00 сәгатьтә башлана. Кичке дүрттә милли бизәкләр белән кул эшләнмәләре ясарга өйрәнүчеләр мастеркласска килә ала, балалар өчен интерактив программа, мобиль планетариягә сәяхәт оештырыла. Көн дәвамында рәссам Фәрит Газизуллинның күргәзмәсе дә эшлиячәк. 18.00 сәгатьтә шулай ук балалар белән мавыктыргыч көлке чарасы узачак. Аннан соң инде “Музейда төн” акциясе аңа нигез салучыларны, экспонат тапшыруда активларны очрашуга җыя. Музейлар төне 20.00- 21.00 сәгатьләрдә предприятиеләр командалары арасында интерактив уен белән төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International