Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрү уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЬ

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле оешма, предприятие, учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре!
Азнакай – Татарстан Республикасының тотрыклы үсеш алган районнарыннан берсе. Соңгы елларда, җирле үзидарәнең яңа шартларында эшләп, сәнәгать производствосының ныклы үсешенә ирешелде.

Җитештерүнең югары темплары хезмәт куркынычсызлыгын саклауга игътибарны арттыруны таләп итә. Бу мәсьәлә икътисад өлкәсендә эшләүче һәркемгә – эре предприятие җитәкчесеннән алып, производство практикасы үтүче укучыга кадәр кагыла. Икътисадның югары үсешенә, сүз дә юк, хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин иткәндә генә ирешергә мөмкин. Шунсын да онытмаска кирәк – куркынычсыз хезмәт – икътисади үсешнең иң мөһим факторы ул.
Уртак тырышлык белән соңгы елларда Азнакай муниципаль районында производствода травма алуларны киметүгә ирешелде. Имин булмаган эш шартлары булган эш урыннары да киметелде. Әмма хезмәткәрләрнең тормышын, сәламәтлеген, хезмәтне саклау белән бәйле мәсьәләләр алга таба да даими игътибар таләп итә торган бурыч булып кала.
Барлык милек төрендәге предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрү турында Халыкара хезмәт оешмасы инициативасын якларга, һәрбер эш урынында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә көчләрне берләштерергә чакырып мөрәҗәгать итәбез.
2017 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне “Хезмәтне саклау буенча мәгълүматларны җыю һәм файдалануны оптимальләштерү” шигаре астында уздырыла. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдиме нигезендә, 10 апрельдән 30 майга кадәр хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Бу чорга тематика чагылдырылган чаралар (хезмәтне саклау, семинарлар, күргәзмәләр, “Түгәрәк өстәл”ләр, смотр-бәйгеләр) планы эшләү бурычы куела.
28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне, хезмәтне саклау мәсьәләләренә тагын да җитдирәк карау, иҗади якын килүдә өстәмә этәргеч ул.
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы,
Рәфис ХӘСӘНОВ, Азнакай муниципаль районы профсозлар комитетлары рәисләренең координацион Советы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International