Азнакай шәһәре янгын сүндерүчеләре гарнизоны коткару буенча күнекмәләр уздырды

2017 елның 24 марты, җомга

       23 март көнне, Азнакай шәһәре янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны  яшьләр күңел ачу үзәгендә “уйланылган” янгынны сүндерү буенча күнекмәләр уздырды. Янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта  янгын колларын төгәл коткарыр һәм ялкынга каршы торырга   күнекмәләр үткәрделәр. Уйдырма буенча “янгын” көннең беренче яртысында, яшьләр үзәге хезмәткәрләре  үз эшләре белән берни белми эшләп утырганда  бүлмәләрнең берсендә килеп чыга.

       Иң беренче булып 87 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре килеп җитте, шул арада ук 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре дә аларга кушылдылар. Кыска гына радиоалгыч ярдәмендә алынган хәбәрләр аша коткаручылар эшкә кереште. Беренче төркем тын алу өчен махсус җайланмалар киеп янгында калган кешеләрне эзләргә, ә икенче төркем янгынга каршы көрәш башладылар. Берничә минуттан соң янгын булган җирдән чыгып янгын сүндерүчеләр күтәренке тавыш белән  ялкынны сүндерү, һәм кешеләргә куркыныч янамауы  хакында  җиткерделәр.

       Күнекмәләр барышында  янгын сүндерүчеләр белән беррәттән яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә янгынны сүндерү буенча бердәм  булып ярдәмләштеләр.

       Азнакай шәһәре  янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Хәйруллин янгынга каршы торучыларның һөнәрләрен төгәл белгәннәрен күреп уңай яктан  билгеләде һәм аларга  чынбарлыкта булган янгыннарда көрәшкәндә уңышлар теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International