Бәйге көрәшчеләрне җыйды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Менә уникенче ел инде Әлмәт җирлегендә Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, «Почет Билгесе» орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры уздырылып килә. Быелгы ярышлар республикабызның танылган шәхесе рәислек иткән чорда Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкка караган Кәләй авылында үтте.

Ярышлар башланыр алдыннан спортчылар һәм кунаклар Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар. Зөфәр Газиз улын биредә зур хөрмәт белән искә алып, сагынып сөйлиләр. Авылның һәр бинасында, юлларында, иген басуларында аның җуелмас эзе, халык күңелендә әнә шулай якты истәлеге калган. Кәләй авылының бер урамы да аның исемен йөртә.
Авылның һәм хуҗалыкның инфраструктура үсеше ул җитәкчелек иткән елларда үзенә бер булып, районда гына түгел, республикада дан тоткан. Хуҗалыкның 16 мең баш мөгезле эре терлеге генә булган. Малларга урын җитми башлагач, совхоз җитәкчесе Зөфәр Шәйдуллин яхшы сыйфатлы, заманында дефицит саналган төзелеш материаллары кайтартып, яңа тораклар салдыра.
– Эшне оештыра белгән чын хуҗа иде, – диләр аның хакында ул елларда бергә эшләгән чордашлары. – Алга карап яши белде.

Кыр эшләренә беренчеләрдән булып керешкән, уракны иң иртә төгәлләгән, бик күп мәйданда бәрәңге үстергән районның иң эреләрдән саналган хуҗалыгы. Чөгендерне дә иң беренчеләрдән һәм иң күбен районда гына түгел, республикада шушы совхоз тапшырган.
Үзе дә көрәшче булган Зөфәр Газиз улы авыл яшьләре арасында физкультура һәм спортны үстерүгә җитди игътибар биргән. Легендар шәхесне менә шулай ел да спорт бәйгесенә җыелып искә алалар.
Шунсын әйтергә кирәк, әлеге ярышлар инде күптән республика чиген дә узып, Бөтенроссия турниры буларак үткәрелә. Бәйгедә быел да Татарстан көрәшчеләреннән тыш, Оренбург өлкәсеннән, Башкортстаннан да спортчылар катнашты. Әнә шулай ул елдан-ел югары дәрәҗә ала, тагын да күбрәк спортчыларны үзенә тарта. Быелгы ярышларда 240тан артык көрәшче катнашты.
–Әтиебез һәр эше белән үрнәк булды. Безне, балаларын, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып эшләргә һәм яшәргә өйрәтте. Аның истәлегенә узучы бүгенге ярышлар яшүсмерләрне чыныктыра, көчле рухлы булырга өйрәтә, – диде Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйге тантанасында чыгыш ясап.
Ярышларны ачуда киң җәмәгатьчелек, Әлмәт районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ТРның “Көрәш” федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, Зөфәр Газиз улының тормыш иптәше Сәвия Габдрахман кызы, туганнары, улы – Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты.
– Яшүсмерләр арасында үткәрелүче бу турнир республикада көрәшне үстерү, җәелдерүдә зур роль уйный. Спорт дөньясында яңа исемнәр ача, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Равил Хәйруллин.
Халкы күңелендә якты хисләр, җирдә матур эз калдырган шәхес, хезмәттәге уңышлары белән бергә, үзе кебек тырыш, халыкка хезмәт итүче балалар да үстергән.
– Шәйдуллиннар гаиләсе – районыбызның олы горурлыгы. Аларны белмәгән кеше юктыр да, – диде Әлмәт районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова. – Зөфәр абый рухына дога булган, якты истәлеген күңелебездә яңарткан турнир районкүләм зур вакыйга, чын-чынлап олы бәйрәм ул.
18 команда көч сынашкан турнирда Азнакайдан ике дистәдән артык яшь көрәшче бил алышты. Азнакай көрәшчеләре Илфат Миңнегалиев, Ислам Закиров, Эльвир Арсланов үз үлчәү категорияләрендә – беренче, Равил Сабирҗанов, Айнур Мәгъданов, Ислам Гарипов, Айгиз Вахитов икенче-өченче урыннарны яуладылар. Тренерлары – Айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов.
Команда зачетында азнакайлылар өченче призлы урынны алып, җиңүче пьедесталында кубокка лаек булдылар. Беренче, икенче урыннарга әлмәтлеләр һәм актанышлылар чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International