Туй көненә – розалар бәйләме

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Куйбышев шәһәре, 1965 елның 4 ноябре. Шәһәрнең уку йортларында белем алучы студентлар кичәгә җыелган.
Яшь егет, бик чибәр, зифа каендай сылу гәүдәле кызны әллә каян ук күреп алып, бар кыюлыгын җыеп, аны биюгә чакырды. Вальс моңы аларны хисләр ташкынына бөтереп алды... Кич буе әнә шулай гел бергә биеде алар. Аннары Олег яңа танышы Валяны өенә озатып куйды. Әнә шулай башланган дуслык бик тиз арада олы мәхәббәткә әверелде. Ә инде 1967 елның 24 февралендә гаилә корып, язмышларын гомерлеккә берләштереп тә куйдылар...

Олег Дмитриевич мединститутны, ә Валентина Васильевна медучилище тәмамлаган яшь белгечләр, 4 ел үзләренең туган якларында эшләгәннән соң, 1974 елда Азнакайга күченеп киләләр. Шул чаклардан башлап, район үзәк сырхауханәсендә берсе табиб-травматолог, икенчесе теш табибы булып эшлиләр. Олег Дмитриевич югары квалификация категорияле, Татарстанның Атказанган табибы. Шушы дәвердә ул райондашларының олы хөрмәтен казанды, Азнакай районының Почетлы гражданины. Хезмәтенә бар күңелен, белем-тырышлыгын салган Валентина Васильевна да бик күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия. Шушы көннәрдә бу тату, бар яклап үрнәк гаилә үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аларны гаилә бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, коллегалары котлады.
Ипле, тыйнак бу парга ихластан тәбрикләү сүзләре, теләкләр яңгырады. Аларның яшьлектән үк гомере буе озатып килгән, яратып башкарган гаилә җырын башкалар да күтәреп алды. Олег Дмитриевич һәр елны туйлары көнендә Валентина Васильевнага яраткан чәчәкләре – розалар бүләк итә. Бу гадәтенә ул быел да тугры калды. Янып торган чәчәк бәйләмнәрен кулына алган сөйгәне тагын да балкып, яшәреп киткәндәй тоелды...
Роза ШӘФИГУЛЛИНА, үзәк сырхауханәнең ветераннар советы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International