Язның коймаклы тамашасы

2017 елның 10 марты, җомга

Май чабу бәйрәменең үз матурлыгы, үз йолалары бар. Борынгы заманнардан бирле ул кышны озату тантанасы булып саналган. Май чабу үткәннән соң, суыклар инде ул кадәр үк куркытмый, кыш хәлсезләнә.
Актүбәлеләр халкыбызның бу бәйрәмен быел да шаулап-гөрләп үткәрде. Май чабу соңгы атнасына кергән чак иде. Язның ишек шакыган, дөньяның кыштан уянган чагы. Берберләреңнән гафу үтенү йоласын да борынгы бабайларыбыз нәкъ менә шушы язгы уяныш, яңарыш чорына билгеләгән.
Аю “җитәкчелегендә” халкыбызның милли киемендәге кыз-кыркын (Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре) бистә урамнары буйлап халыкны бәйрәмгә дәшеп йөрде. Ә инде ярминкә мәйданында бәйрәм тантана итте. Артистлар, Кыш, Яз, Май чабу – барсы да аңа үз бизәген, актүбәлеләргә дәртдәрманын өстәп, олысынкечесен төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнашырга өндәделәр. « 5+», «Эксклюзив» иҗат коллективлары, мәдәният йорты сәхнә осталары берсеннән-берсе матур җыр-биюләре белән тамашачының күңелен күрде. Билгеле, аларга кушылып үзләре дә җырлады, биеде.
Май чабу коймаксыз булмый. Дөресрәге, ул аның йөзек кашы, иң мөһим компоненты. Аның белән сыйланмаган берәү дә калмады. Аннары инде бәйрәмнең тагын бер төп йоласы башкарылды – карачкы яндырылды, бу минутларда һәркем эченнән генә теләкләрен теләп торды. Учак ялкыны салкыннарны куды, шәт, моннан соң инде кыш хакимлеген кулдан ычкындырыр, ул кадәр үк масая алмас. Ут ялкыннары дөрләгәндә бар халык аның әйләнәсендә җырлап-биеп күңел ачты.
Актүбәлеләр бу бәйрәмне ел дәвамында сагынып искә алыр әле.
Нина ХВАЛЕЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International