7 март көнне 10.00 сәгатьтә Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап бәйрәм ашлары ярминкә-бәйгесе уздырыла. Әгәр сез аш-суга оста икәнсез, ир-егетме, хатынкызмы, аерма юк, үз кулларыгыз белән иҗат иткән аш-суларны бер дә тартынмыйча күргәзмәгә алып килегез. Билгеле, эшләр аерым-аерым бәяләнәчәк. Ошаган ризыкларның рецептларын да алырга мөмкин. Бәйгегә йомгак ясалганнан соң, әзер ризыкларны сатып та алырга була.