Тарифларны арттыру — кичектергесез чара

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору барыбызны да акча санарга өйрәтә. Фатир хуҗаларының кайсы гына ай саен килгән квитанцияләрне энә күзеннән үткәрми икән?! Ә менә гыйнвар ае өчен килгән түләү кәгазьләрен кулга алгач, күпләребездә бихисап сораулар тугандыр. Ел башыннан тораккоммуналь тармакта нинди үзгәрешләр булды? Алга таба безне нинди яңалыклар көтә? Әлеге һәм башка сорауларга торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов җавап бирә.

– Руслан Рөстәмович, бүген әлеге тармак Азнакайда гына түгел, илебездә дә иң проблемалы өлкәләрнең берсе булып кала. Бездә бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?
– Чыннан да, без агымдагы елга зур үзгәрешләр белән аяк бастык. 2017 елның 1 гыйнварыннан гомуми мөлкәтне тотуда кулланыла торган коммуналь хезмәтләр өчен түләү (салкын һәм кайнар су, электр энергиясе) торак бинаны тоту өчен түләү составына кертеде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 декабрендә кабул ителгән 1498 нче “Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү һәм гомумйорт милкен карап тоту” карары нигезендә, РФ Хөкүмәте 2011 елның 6 маенда раслаган 354 нче Хосусый милек ияләрен, күпфатирлы һәм торак йортларда биналардан кулланучыларны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү Кагыйдәләренә һәм Россия Хөкүмәте 2006 елның 13 августында раслаган “Күпфатирлы йортта гомумйорт милкен карап тоту кагыйдәләре” карарына үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, фатирларында кайнар су булганнарның түләү квитанцияләренә өстәмә өч пункт өстәлде: гомуми йорт ихтыяҗлары өчен тотылган суык һәм кайнар су, электр энергиясе өчен һәм гомуми мөлкәтне тотуда кулланыла торган хезмәтләр өчен түләү. Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тотуга киткән коммуналь ресурслар күләме түләү кәгазендә аерым графалар белән күрсәтелә.
Суык һәм кайнар су буенча түләү күләме ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2012 елның 21 августында расланган 131нче боерык нигезендә билгеләнә. Электр буенча нормативлар тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты 2016 елның 1 октябрендә кабул иткән 6-79/тп карары нигезендә исәпләнә.
Шулай ук ел башыннан торак хезмәтләр өчен дә түләүләр артты.
Тарифларны арттыру әлеге өлкәдә эшләүче идән юучыларның, ишегалды себерүчеләрнең, балта осталарының хезмәт хакын арттыру зарурлыгы белән бәйле. Моны закон да шулай таләп итә, без аларга минималь хезмәт хакы дәрәҗәсеннән түбәнрәк түләргә тиеш түгел.
Икенче арту капиталь ремонт өчен түләүләргә бәйле. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты узган елның 17 декабрендә кабул иткән карар нигезендә, уртак милеккә капиталь ремонт уздыруга айлык взнос күләме 85 тиенгә артып, 5 сум 85 тиен тәшкил итте. Моңа кадәр әлеге программа федераль бюджеттан да финансланган булса, быелдан ул республика һәм җирле бюджеттан, халык түләүләреннән генә финансланачак. Түләү арту, беренче чиратта, әнә шуңа бәйле.
Шул ук вакытта, бездә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр республиканың кайбер район-шәһәрләре белән чагыштырганда түбәнрәк булып кала. Аны район җитәкчелеге дә, “Торак-коммуналь һәм төзекләндерү департаменты” да һәрчак контрольдә тота.
– Халыкның күпчелеге шулай эшли: хезмәт хакы яки пенсия алгач, иң беренче итеп коммуналь һәм торак хезмәтләр өчен исәп-хисап ясый. Әмма кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Бездә намуссыз фатир хуҗаларына карата нинди чаралар күрелә?
– Шундый ваемсызлар аркасында районда коммуналь хезмәтләр буенча бурыч 88 миллион сумга җитте дә инде! Коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыра. Нәкъ шул сәбәпле, намус белән түләүчеләргә үзвакытында сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә кимчелекләр килеп чыга. Чөнки хезмәт күрсәтүчеләргә чыгымнарны капларга кирәк, алар зыянга гына эшли алмыйлар. Районыбызда оешкан тораккоммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча махсус комиссия дә эшләп килә. Узган ел без бурычлы кешеләрнең канализация торбаларына “заглушка”лар да куйдык. Мондый кырыс чаралар үз нәтиҗәсен бирми калмый.
Бурычларны кайтару буенча эш алга таба да дәвам итәчәк.
Әңгәмәдәш Таңсылу САНИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International