«WORLDSKILLS» чемпионатында Азнакайлылар көчләрен сыный

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бу көннәрдә Казанда «Яшь һөнәрманнар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты бара. Аның кысаларында JuniorSkils ярышлары да уза. Анда Азнакайның 4 нче лицее, 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләре, Балалар иҗаты үзәге командалары да катнаша.

«Прототиплаштыру» компетенциясе буенча Рөстәм Сәитов җитәкчелегендә 4 нче лицейдан Мансур Нуриев, Раил Сабиров, Ислам Ибәтуллин, Альбина Әхмәтова; «Системалы администрацияләү» компетенциясе буенча Азнакай 1 нче урта мәктәбеннән Алсу Кучумова җитәкчелегендә Данил Гәрәйшин һәм Радмир Быков; «Электроника» компетенциясе буенча Балалар иҗаты үзәге һәм 2 нче урта мәктәптән Динарис Вәлиев җитәкчелегендә Ильянур Гайфуллин һәм Илнур Гарипов үзләренең көчләрен сыныйлар.
JuniorSkils ярышларында төрле төбәкләрдән җыелган 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган 196 укучы катнаша. Яшь һөнәрманнар өчен мастеркласслар да уздырыла.
WorldSkills Russia V милли чемпионаты финалы алдыннан быел сайлап алу ярышлары узачак. Анда катнашу өчен Татарстанның төбәк чемпионатында иң яхшы вәкилләр сайланып алына. Республикабыз командасы составында азнакайлылар да булыр дип өметләнәбез. Резеда ШӘРИПОВА

WorldSkills бөтендөнья чемпионаты 2019 елда 18-23 августта Казанда узачак. Анда 76 илдән эшче һөнәрләр буенча 1500 конкурсант һәм 3000 эксперт катнашуы көтелә. Әлеге чараны уздыру өчен 2018 елга Казанда 55,1 га мәйданны биләүче WorldSkills Kazan Arena күргәзмә комплексы төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International