Гадәттә тыш хәлләргә әзер торыйк

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә иртә белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә 5нче гомумбелем бирү мәктәбендә шәһәрнең башкарма власте, хокук саклау органнары, гражданнар оборонасы, районның көнкүрешен (газ, электр, җылылык, торак-коммуналь, янгын сүндерү, медицина, мәгариф һ.б.) тәэмин итүче хезмәтләр белән гадәттән тыш хәлләргә әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды һәм шуннан соң ук ул гамәли чаралар аша да яктыртылды.

Әйтик, Хәсәнов урамындагы 7, 9, 11нче йортларда, алар янәшәсендәге 4нче мәктәптә җылылык челтәрендә җитди авария булып, аны төзәтү эшләре 3-4 көнгә кадәр сузыла икән, бу очракта ниләр эшләргә? Халыкны һәм укучыларны вакытлыча кайда урнаштырып торырга? Бу урыннарга аларны ничек һәм нәрсә белән озатырга? Түшәктә яткан авырулар, өеннән чыгып китәсе килмәгәннәр белән нишләргә? Фатирларда эт, песиләр кебек йорт хайваннары да яшәсә, аларны кая куярга? Аварияне бетерү эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы итеп ничек башкарырга? Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә катнашкан бу эшлекле сөйләшүдә һәр орган, оешманың конкрет чаралары хакында хисаплар тыңланды, аларны сорауларга күмеп, бер генә вак-төякне дә күз уңыннан төшереп калдырмадылар.
Җылылык системасындагы “авария”не бетерү буенча штаб төзелеп, аның һәр әгъзасына бурычлар билгеләнгәннән соң, аларның үтәлеше урынга чыгып тикшерелде. Әлеге йортлар янына тиз арада янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, элемтә, торак-коммуналь хуҗалыгы, газ, электр хезмәтләре, милекчеләр ширкәте вәкилләре җыйналып бетте. Җылылык челтәре эшчеләре һәм техникасы шунда ук эшкә дә кереште. Бер үк вакытта халыкка аңлату эшләре алып барылды, моңа психологлар да тартылды.
Шундый ук гадәттән тыш хәлләргә каршы чаралар күрү, аварияләрне юк итү эшләре “нефть агып” ЦКППНда, “янгын чыгып” “Восток” мәдәни-сәүдә үзәгендә, “аммиак таралып” май заводында да “ алып барылды”.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International