23-25 гыйнварда Азнакай муниципаль районында гражданлык оборонасы штабы, эвакуация органнары, районның гражданлык оборонасы хезмәтләре белән махсус күнегүләр үткәреләчәк. Бу уңайдан хәбәр җиткерү системасына тикшерү уздырылачак, халыкны эвакуацияләү буенча тренировкалар булырга мөмкин. Шулай ук өйрәнүләр башлану турында сигнал бирү өчен урам электр сиреналары, тавыш көчәйткечләр, телевидение, радио, телефон элемтәсе кулланылырга мөмкин.