Яңа елга шәһәребез иң матур төсләре белән балкып, бәйрәмчә купшы итеп бизәлде. 31 декабрьдә Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында зур тамаша оештырылды, бәйрәм салюты атты. Үзәк чыршы боз шәһәрчеге белән бәйрәм ялларында да азнакайлыларны үз янына җыеп, әкияти мизгелләр бүләк итеп торды.
Шуңа күрә аның республиканың муниципаль берәмлекләре арасында игълан ителгән «Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы» бәйгесендә катнашып, җиңү яулау мөмкинлеге бар.
Моның өчен ТР муниципаль берәмлекләр порталына керергә (сылтама: http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2017.htm?action=passed) һәм Үзәк чыршының бизәлеше, аның янында оештырылган бәйрәм тамашаларын 5 баллы шкала буенча бәяләргә генә кирәк.
Иң матур чыршы өчен тавыш бирү 26 гыйнварга кадәр уздырыла.