Гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләренә әзерлек эшләре бара

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бу көннәрдә Азнакай районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләренә әзерлек эшләре бара. Әлеге максаттан Татарстан Республикасы Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан бүлек начальнигы урынбасары Наил Гәриев килде һәм җаваплы җитәкчеләр катнашында киңәшмә, укулар у здырды. Ө йрәнүләрнең т өп максаты: гадәттән тыш хәлләр булган очракта ГО хезмәте һәм эвакуация органнарының дөрес һәм бердәм хәрәкәт итүләрен тәэмин итү. Кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлегеннән дә кыйммәтрәк берни дә юк. Мондый хәлләр берүк килеп чыга күрмәсен, әмма була калса, халыкка хәбәр итү, эвакуацияләүгә...
һәрвакыт ныклы әзерлектә булырга тиешбез. Игътибар! Районда команда-штаб өйрәнүләре 25 гыйнварда көн дәвамында барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International