Сыннарда – күңел җылысы

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре күптән артта калса да, аның шатлыклы вакыйгалары күңелләрне әле дә сөендерә. Һәр елны районыбызда предприятиеоешмалар, авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлешкә бәйге үткәрелә.

Быел да коллективлар бәйрәмгә яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр, урамнарга бәйрәм төсе кертеп, әйләнә-тирәне матурладылар. Предприятиеләр арасында булган бәйгегә декабрь азагында йомгак ясалган иде. Ә инде Яңа елның беренче эш көнендә – атналык киңәшмәдә авыл җирлекләре арасында җиңүчеләрне
бүләкләү тантанасы булды. – Сыннарны боздан да, кардан да ясадык. Аларның барсы да авыл клубы янындагы мәйданда һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итеп тора. Гомумән, биләмәне Яңа елга бизәүдән берәү дә читтә калмады дисәң дә була. Һәркем бик теләп катнашты, – ди Әгерҗе авыл җирлеге секретаре Гүзәлия Исламова.
Әгерҗелеләр конкурста икенче урынга лаек дип табылды. Ә менә Мәсгут авылындагы матурлыктан башлар әйләнерлек. 2017 ел символы булган әтәч, алагаем Кыш бабай, Кар кызы, сәгать, чыршы, машина, әкият геройлары һәм башкаларны тасвирлау өчен сүзләр генә җитмәс, мөгаен,  мондагы хозурлыкны үз күзләрең белән күрергә кирәк!
– Һәр сынга күңел җылысын салып иҗат иткәнгә шулай ул, – ди җирлек башлыгы Эльвир Габдрахманов. – Аларның барсын да яшьләр белән ясадык. Авылдашларга аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Мәсгут авыл җирлеге шулай ук икенче урында.
Авыл җирлекләре арасында иң матур бизәлеш Үчәлледә дип билгеләнде. Алар 2015 елда республика бәйгесендә дә катнашып, «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәү” номинациясендә җиңү яулаган иде.
Биредә үзеңне, гомумән, сихри әкият дөньясында итеп хис итәсең. Ул клуб ишегалды ничек итеп кенә бизәлмәгән! Кардан олы итеп Кыш бабай һәм Кар кызын ясап куйганнар, боздан уеп “Мин яратам сине, Үчәлле” дип язганнар, кечкенә булса да таучыклары да бар... Мондый могҗизаларны тудыручыларның иҗади карашына, осталыгына таң калырлык!
– Авылыбызны бәйрәмчә итеп бизәүгә һәрчак зур игътибар бирәбез. Чөнки матурлык һәрберебезгә күтәренке кәеф бүләк итә, – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Төхбәтуллина. Биредәге “боз шәһәрчеге”нең авторы – Мәҗит абый Ибраһимов. Үчәлле авыл мәктәбендә озак еллар дәвамында балаларны рәсем сәнгате серләренә төшендергән ветеран укытучы бүген дә тик тормый.
– Нигә интегәсең диючеләр дә юк түгел. Әмма бу интегү түгел, җан җылыңны биреп иҗат иткән эшнең нәтиҗәсен күреп күңел сөенә. Сыннарны ишегалдына да ясап куям, оныклар кайткач шунда уйнап мәш килә, – ди тынгысыз Мәҗит абый.
Чемодур, Балтач авыллары да Яңа елны көязләнеп каршы алды – комиссия аларга өченче урынны бирде.
Урамнарны бәйрәмчә бизәүгә зур өлеш керткән өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров һәм Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеевага да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Таңсылу САНИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International