Мөхтәрәмә Кәрамуллина: “Хәлем булса, бүген дә укытыр идем әле”

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Чалпы авылы кызы Мөхтәрәмәгә 15 яшь була.

Сугыш чоры балалары татыган авырлыкларның барысын да үз җилкәсендә татый үсмер кыз, әмма укуы турында да онытмый. Зиһенле, сәләтле кыз мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамлап, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә һәм гомере буе шушы хезмәтенә тугры калып, Татшуган, Чалпы, Урсай авылларында, төзелеш училищесында укытучы булып эшли. Укытучы кызны яу кырыннан кайткан һәм комсомол райкомы секретаре булып эшләүче батыр егет Рәшит күреп ала. Яшьләр бер-берсен ошатып, матур гаилә коралар. Еллар узгач, Рәшит Зиннур улы үзе дә мәктәп директоры, укытучы эшенә күчә. Тигез г аиләдә бер-бер артлы ике кыз һәм бер малай дөньяга килә. Тик менә Резидәләренең генә гомере бик кыска була. Зиннуровлар ике оныкларын да үз канатлары астына сыендыралар. Мөхтәрәмә Әсәдулла кызын укучылары бик яраталар, хөрмәт итәләр. Әле хәзер дә гел онытмыйлар үзен, килеп хәлләрен белеп торалар. Укыткан укучыларның барысы да диярлек югары уку йортларына укырга кергәннәр. Мөхтәрәмә апа бу турыда горурланып сөйли. “Хәлем булса, таякка таянып булса да укытыр идем әле”, – дип куя ул ярым шаяртып. Үз һөнәрен, укучыларын чын күңелдән яраткан кеше генә шулай әйтә аладыр.
Мөхтәрәмә апа хәзер кызы Зилә һәм улы Рөстәм тәрбиясендә, оныклары, оныкчыкларының уңышларына сөенеп яши. Б у көннәрдә хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Мөхтәрәмә Кәрамуллина балалары, оныклары, оныкчыклары, укучылары һәм башка якын кешеләре белән үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ветеранны олы юбилее белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде һәм изге теләкләр белән иңнәренә ак шәл япты. Аның матур теләкләренә башка җитәкчеләр, апаның якыннары да кушылды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International