Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте янәдән «Кәгазьгә - яңа тормыш!» акциясен уздырачак.
Оешманың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара тәүге тапкыр изге Рамазан аенда оештырылган булган.
Акция барынышда җыелган акча мохтаҗ кешеләргә ризыклар алуга тотылган.
Кабат оештырыла торган бу чара кысаларында 10 августта 8.00-16.00 сәгатьләрдә һәркем макулатураны Азнакай шәһәренең Үзәк Ак мәчетенә китереп тапшыра ала.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/