Кичә генә Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай якларыннан әйләнеп кайттык әле. Кырларда һәр тараф сөендерә. Көзге культуралар гына түгел, язгылары да хәйран матур булып җитешеп килә. Боерган булса, быел уңыш башка еллардагыдан югарырак булыр, шәт. Инде кырдагысын чәчми-түкми җыеп алырга гына язсын. Ниһаять, сәгате дә сукты.
Азнакай, Алексеевск, Апас, Нурлат һәм кайбер башка районнарда урып-җыюга керештеләр. Иң зур уңыш әлегә Нурлат районы хуҗалыкларында – гектарыннан 42 центнер. Башка еллардан аермалы буларак, быел техник һәм майлы культураларның мәйданы артты. Көнбагыш, рапс, кукуруз белән берлектә, дистәгә якын районда рыжик, ягъни җирәнкәй үстерелә башлады. Иң иртә өлгерүче бу культура талымсызлыгы ягыннан чүп үләненнән калышмый.
Дөрес, уңышы әллә ни зур түгел. Азнакай районы хуҗалыкларында гектарыннан – 12,2 центнер, Тәтеш районында – 13, Тукай районында 17,8 центнер чыга. Төрле ашлама, яфрактан тукландыру, корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртмәсәң дә үзен яхшы хис итә, корылыкка бирешми торган җирәнкәй орлыгының килограммын 30 сумнан сорап торалар. Корылык инде куркытмый.
Соңгы вакытларда әледән-әле явып киткән яңгырлар бөртеклеләргә артык зур файда биреп җиткермәсә дә, ахыр килеп, зыянга булмастыр, шәт. Июль аенда иң күп явым-төшем Кайбыч районы хуҗалыклары өлешендә – барлыгы 73,1 миллиметр. Республиканы шартлы рәвештә биш зонага бүлеп караганда, Кама алды районнарында явым-төшем күләме – 34,1 миллиметр, Кама аръягында – 28,1, Каманың көнбатыш зонасында – 33,0, Идел буе зонасында 50,0 миллиметрга җитә.
Быелның тагын бер сөенечле үзенчәлеге – республиканың кайсы гына тәбәгенә барып чыкма, булган кадәр урып-җыю техникасын урып-җыю эшләренә әзерлек сызыгына куелуында. Берничә көн дәвамында Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай районы хуҗалыкларында булып, бу кадәресен үземә күзәтергә туры килде.
Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов әйтүенчә, быел хуҗалыкларда печән запасы ким дигәндә 1,5 елга җитәрлек итеп әзерләнгән. Әйтергә кирәк, азнакайлар авыл хуҗалыгының һәр юнәлешендә республикада иң югары күрсәткечләргә ирешә.
Эшләгәнне күрә белгәч
Үзебез булган “Азнакай” агрофирмасында да уңай үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Рушания Харрасова сүзләренә караганда, хуҗалыкта эшләүче һәр кеше үзенең хезмәт нәтиҗәләренә карап, күпме эш хакы алачагын алдан белә. Бер генә мисал: алдынгы механизатор Рамис Галиев узган айда 108 мең сум хезмәт хакы алган. Урып-җыю чорында исә аннан да артык булачак, ди тәҗрибәле икътисадчы.
– Бу көннәрдә һәр хуҗалыкта җитәкчеләр, белгечләр, хезмәте белән авылда хөрмәт казанган аксакаллар белән берлектә урып-җыюда катнашырга тиешле һәр төрле техниканы тагын бер кат күздән кичерү бара. “Азнакай” агрофирмасында гына түгел, “Союз-Агро”, “Тукай”, “Чатыр тау”, “Таллы Бүләк” һәм башка хуҗалыкларда матди кызыксындыру чаралары белән беррәттән рухи чаралар да уңышлы кулланыла. Урып-җыюда 115 комбайнның һәркайсы тулы көченә эшләсен өчен барлык шартларны тудырырга бурычлыбыз. Көн саен эшкә йомгак ясап, алдынгылар төрлечә билгеләп үтеләчәк, – ди район җитәкчесе урынбасары Наҗәт Мәсгут улы.
Төп таяныч – яшьләрдә
Район хуҗалыкларында булганда, күзгә ташланган тагын бер уңай күренеш –терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр арасында яшьләрнең күп булуы. Азнакайның соңгы елларда республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыгуының төп сәбәбе дә шундадыр, мөгаен.
“Азнакай” агрофирмасында да яңарак кына югары белем алып кайткан белгечләр шактый. Шундыйлардан – Фирзәр Вәлиев, Алинә Шәяхмәтова, Альбина Хөснетдинова, кыскасы, уннан артык белгеч белән аралашырга туры килде. Хезмәт шартларыннан да, эш хакыннан да канәгать алар. Эшли башлау белән хуҗалык 50 мең сум матди ярдәм күрсәткән. Бер ел эшләгәч, тагын 50 мең сум биргәннәр. Хезмәт хаклары ярыйсы гына булса да, хуҗалык ай саен яшь белгечләргә 30 процент өстәмә түли. Яшь белгечләрнең барысы да дәүләт программасы нигезендә үзләренә шәхси йорт төземәкче.
– Эш шартлары яхшы, хезмәт хаклары көнендә бирелә. Уртача хезмәт хакы 22 мең сум чамасы. Яшьләргә төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз. Элегрәк елларда фермада эшләргә кеше табып булмый иде. Хәзер белгечләрне генә түгел, терлекчеләрне дә конкурс нигезендә сайлап алабыз, – ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Рушания Харрасова.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 101, 16.07.2016/)