Күргәннәре – роман язарлык

2016 елның 8 июле, җомга

      Юлыбыз төшеп, Азнакай якларына барып чыккач, анда яшәүче даими авторыбыз Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА белән очрашып сөйләшергә булдык. Әле бер дә күрешкәнебез юк, гыйбрәтле язмалары, тирән мәгънәле шигырьләре аша гына беләбез үзен. Ниндирәк икән, дим, язганнары буенча күз алдыма китерергә тырышам. Әнә ул, тыйнак кына елмаеп кереп килә. Бу мөлаем ханымга бер күз ташлау да җитте, шунда ук аңладым – үзебезнең кеше икән!

     Азнакай районының Бүләк авылы кызы ул. Төп һөнәре буенча – татар теле һәм башлангыч класслар укытучысы. Тик Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаган кыз бер генә көн дә мәктәптә эшләп карамый. Кыска вакытлы курсларда укып чыгып, хисапчы булып урнаша. Аннары 13 ел ПАТПда ягулык салу станциясендә оператор булып эшли. Ул ябылгач, кибеткә эшкә керә. Азнакаен ярата Гөлчәчәк, беркая да китәргә теләми. Гаиләсен дә яраткан Азнакаенда кора, Марат исемле егет белән кавыша.

     Хезмәт кенәгәсе генә түгел, язмыш китабы да бик чуар Гөлчәчәк ханымның. Аның сөйләгәннәрен тыңлап утырам да: «Күңелендә иҗат чишмәсе тибеп чыгуы гаҗәп тә түгел», – дип уйлап куям. «Миңа өч яшь булганда, әтием фаҗигале төстә вафат булды. Без, өч баланы, әни бик авырлык белән үстерде. Рәхмәт аңа, безне кеше итте», – дип сөйли даими авторыбыз. Бала чакта күргән авырлыклары әсәрләрендә дә чагылыш таба аның. Кайсы гына язмасын алып карама, гыйбрәтле язмышлар, туган якка, әти-әнигә, балага мәхәббәт темасы ярылып ята.

     Балага мәхәббәт… Бу төшенчә дә Хаҗиевлар гаиләсе өчен аерым мәгънәгә ия. Күпме генә теләсәләр дә, Аллаһы Тәгалә Гөлчәчәк белән Маратка бала бирми. Озаклап уйлашканнан соң, катгый карарга киләләр: барыбер берәр балага ата-ана назы бүләк итәргә тиеш алар. «Балалар йортыннан алганда, Радикка өч ай гына иде. Хәзер 14 тулды инде, 8нче класста укый. Улыбызга – иптәш, безгә өстәмә шатлык булсын дип, яшь ярымлык кыз баланы да тәрбиягә алдык. Табиблар башта ук кисәтеп куйды: баланың йөрмәү һәм бөтенләй сөйләшә алмау куркынычы бар иде. Тик без аны яратып өлгергән идек шул инде, бу сүзләр генә туктата алмады! Шөкер, бүген Әминәбезгә 10 яшь, 4нче класста «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый, бик тырыш кыз. Ике балабыз да сәнгать мәктәбенә йөри», – дип сөйли Гөлчәчәк ханым. Күзләрендә дә, тавышында да балалары белән горурлану хисе инде! Һәм өстәп куя: «Алар безнең үз балаларыбыз. Чит түгел!»

      9 яшендә әнисенә багышлап беренче шигырен язган Гөлчәчәк бүген өч китап авторы, җырлары да бар. «Журналист булу хыялым да бар иде. Ник шул юл буйлап китмәдем икән, дип үкенгән чакларым да була. «Безнең гәҗит»кә рәхмәт, бу зур хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итә», – дип елмая әңгәмәдәшем. Безгә яза башлаганына биш ел инде аның. Атна саен электрон почтабызда Гөлчәчәк ханымнан бер бәйләм шигырь, эчтәлекле язмалар була. Тизрәк бастырыгыз, дип ашыктырмый да ул, шулай үз җаена гына иҗат итеп ята.

    «Безнең гаиләдә бер гадәт бар. Мин эштән кайтышка, «Безнең гәҗит» инде килгән була. Ирем газетаны күрсәтә дә: «Йә, әсәрең басылганмы, сизәсеңме?» – ди. Кулымны йөртеп чыгам, газетадан җылылык бөркелсә, язмам басылган була! Һәрвакыт дөрес җавап бирәм, ялгышканым юк», – дип көлдереп тә ала Гөлчәчәк ханым. Ире Марат гел мактап, үсендереп тора икән үзен. «Язучылар белән очрашумы, районда яки авылларда берәр чарамы – кая чакыралар, шунда илтеп куя», – дип, ирен дә мактап ала әңгәмәдәшем.

     «Бүгенге көнемнән бик канәгать мин. Яраткан ирем, балаларым янәшәмдә. Әнием дә исән-сау, туган авылым Бүләктә яши. Аның күргәннәре үзе бер роман язарлык», – ди үзе дә күпне күргән даими авторыбыз. Кем белә, ул романны Гөлчәчәк ханым, бәлки, үзе язар әле. Иҗат чишмәсенең һәрвакыт шулай мул сулы булуын телибез!

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

 

Казан – Азнакай – Казан

 

чыганак: «Безнең гәҗит» http://beznen.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International